Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда Төрекмәнстан көннәре үтә


Казанда Төрекмәнстан мәдәнияте көннәре
please wait

No media source currently available

0:00 0:03:24 0:00

Казанда Төрекмәнстан мәдәнияте көннәре

3-6 ноябрьдә Казанда Төрекмәнстан мәдәнияте көннәре уза.

Чараның тантаналы ачылышы 4 ноябрь көнне Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театры бинасында булды. 5 ноябрьдә “Хәзинә” милли сәнгать галереясендә төрекмән халкы тарихы, сәнгатенә багышланган күргәзмә ачылды.

Биредә төрекмән хатын-кызлары бизәнү әйберләре (зәркән эшләнмәләре), төрекмән рәссамнары иҗаты, төрекмән милли киемнәре, дөньяда шактый танылган төрекмән җәймәләре тәкъдим ителде.

“Барлык сәнгать белгечләре төрекмән җәймәләре сыйфат, орнамент, эшләнү рәвеше (техникасы) буенча дөньяда иң яхшы җәймәләрнең берсе булуын белә”, дип сөйләде сәнгать белгече, мөгаллимә Гүзәл Вәлиева-Сөләйманова. Ул шулай ук мондый сәнгать төренең татарларда да булганын, әмма XVI гасырда Казан ханлыгы яуланганнан соң аның югалганын билгеләп үтте.

Мөгаллимә шулай ук татар һәм төрекмән халкының милли киемнәре, зәркән эшләнмәләрендәге уртаклыклар хакында әйтеп узды.

Шуны да әйтү урынлы: төрекмән делегациясендә килгән, төрле өлкә вәкилләреннән булган хатын-кызлар барысы да диярлек заманчалаштырып тегелгән милли киемнән иде.

Төрекмән халкының үз мәдәниятен, үзенчәлеген сакларга тырышуы хакында милли китапханәдә төрекмән, татар зыялылары катнашында үткән очрашуда да әйтелде. “Глобализация чорында оригинальлекне, үз милли традицияләрегезне саклыйсыз. Бездә менә шул әйбер җитми”, дип билгеләп үтте галим Хатыйп Миңнегулов.

Хатыйп Миңнегулов татар һәм төрекмән халыклары арасындагы уртаклыклар хакында әйтеп узды. Аларның уртак тарихи тамырларын, әдәбиятларның уртак нигезен, дини яктан уртаклыкны билгеләп узды.

“Уртаклык булса да, бүгенге көндә төрекмәннәр ул – аерым халык, татарлар – аерым халык" булуын һәм аерым халыклар буларак та бер-беренә хөрмәт белән карарга тиешлеге хакында әйтте галим.

Төрекмәнстан мәдәнияте көннәре 6 ноябрьдә Татар дәүләт филармониясендә үтәчәк концерт белән тәмамланачак.

XS
SM
MD
LG