Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфада "Идел" җыр бәйгесе тәмамланды


Гөлсирин Абдуллина җырлый
Гөлсирин Абдуллина җырлый

Узган атна ахырында Уфада татар һәм башкорт яшь башкаручыларының “Идел” халыкара фестиваль-бәйгесенең өченче өлеше һәм гала-концерт булып үтте. Җиңүчеләр 12 номинациядә билгеләнде.

Әлеге бәйге дүртенче тапкыр оештырылды. Тик монда бер яңалык-үзгәреш бар. Элекке елларда бу бәйге Уфадагы “Туган тел” телеканалы канаты астында оештырыла килде. Шуңа да аның исеме дә “Туган тел” конкурсы буларак билгеле иде. Быел исә җыр ярышмасы телеканалдан бәйсез рәвештә әзерләнде.

Ренат Ибраһимов
Ренат Ибраһимов

Аның оештыручысы милләттәшебез Лилия Бәдамшина әйтүенчә, быелгы җыр бәйрәменә әзерлек аеруча җентекле барган. Жюри рәисе итеп Мәскәүдән күренекле җырчы Ренат Ибраһимов чакырылган. Шулай ук таш каладан популяр җырчылар Наилә Фәтехова белән Роза Хәбибуллина да килгән. Алар да бәяләмә әгъзалары. Жюриның башка әгъзалары да бик дәрәҗәле. Казаннан Русиянең халык артисткасы Венера Ганиева чакырулы. Уфадан композиторлар Нур Даутов белән Алик Локманов һәм атаклы башкорт җырчысы Флүрә Килдиярова да яшь башкаручыларның әзерлек дәрәҗәсен бәяли.

Бәйгенең тамгасы
Бәйгенең тамгасы

“Идел”нең беренче һәм икенче өлешеннән соңгы бәйгегә җәмгысе 24 җырчы егет һәм кыз сайлап алынган. Алар арасында һөнәри белем алучылар да, сәнгатьтән ерак булган өлкәләрдә эшләүче һәм укучылар да бар. Бәйге 12 номинациядә бара. Шулардан “Башкорт халык җыры”, “Башкорт композиторлары әсәрләре”, “Татар халык җыры”, “Татар композиторлары әсәрләре” аеруча яшь башкаручыларның мөмкинлекләрен аеруча тулырак күрсәтә. Шуңа күрә дә жюри әгъзалары бу номинацияләрдә чыгыш ясаучыларны аерым бер дикъкать белән тыңлый.

Конкурсантлар арасыннан башкортча җырлаучылар Нурзия Сабитова белән Гөлнур Мансурова тамашачыларның көчле алкышларына күмелә. Ахырдан мәгълүм булуынча, Нурзия Сабитова җиңүче дип таныла һәм ул декабрь аенда Казанда “Татар моңы” бәйгесенең гала-концертында татар җыры белән катнашу хокугын ала.

Равил Исхаков
Равил Исхаков

Татар җырчылары арасында Гөлсирин Абдуллина, Сөмбел Заһидуллина, Равил Исхаков, Илнар Гыйлманшин һәм башкалар жюри тарафыннан шулай ук югары бәяләнә. Мисал өчен, Мәскәүдә яшәүче татар егете Равил Исхаков үзе музыка-җыр юнәлешендә һөнәри белем алмый, ә халыкара икътисадны өйрәнә. Шул ук вакытта тамашачыларны да, жюрины да моңлы җыры белән сокландырды һәм бәйгедә җиңү яулады ул.

Вилдан Яруллин төркеме
Вилдан Яруллин төркеме

Җыр ярышмасына чит илләрдән һәм илнең төрле төбәкләреннән дә килгәннәр. Төркиядән Светлана Гашыйгуллина, Латвиядән Лилиана Газизова, Кытайдан Ирҗан һәм башкалар әлеге бәйгегә үзенчә бер өстәмә бизәк.

Шулай итеп ике көн барган матур бәйрәм-бәйге тәмам. Хәзер инде аны оештыручылар әйтүенчә, җиңүчеләр төрле мәдәни чараларга җәлеп ителәчәк. Шул ук вакытта киләсе елдагы ярышмага әзерлек тә башлана.

XS
SM
MD
LG