Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кырымтатар күзәтчесе Алиме турында фильм төшерелә


2013 елда Алиме Абденнановага куелган һәйкәл
2013 елда Алиме Абденнановага куелган һәйкәл

"Кучково поле" Мәскәү нәшриятендә хәрби совет күзәтчесе, кырымтатар кызы Алиме Абденнанова хакында тарих фәннәре докторы, язучы Владимир Лотаның "Алиме. Крымская легенда" китабы чыкты. Русиянең "Родина" кинокомпаниясе бу китап нигезендә документаль фильм төшерә.

Алиме Абденнанова (кушаматы Аня) – Икенче дөнья сугышы елларында Приморская армиясенең Кырымдагы резиденты, күзәтчесе (разведчик) була. 19 яшьлек Алиме 1943 елда кулга алынып фашистлар тарафыннан кыйналып, коточкыч җәберләнеп 1944 елның 5 апрелендә Иске Кырымдагы гестапо бүлегендә атып үтерелә. Аны кырымтатар Зоя Космодемьянскаясы дип тә атаганнар. Сугыш елларында ул Кырымда нациларның хәрби мәгълүматларын җыеп рация аша җибәреп торган. Кайбер рәсми булмаган мәгълүматлар буенча аны "саткан" кешенең исеме – Стася Гуляченко булган, аның сугыштан соң да исән-сау күп еллар яшәгәне мәгълүм. ("Труд" газетасы, 10 март 1959 ел)

Каһарманлыгы өчен Алиме Абденнановага үлеменнән соң Кызыл Байрак ордены тәкъдирләнгән иде, ләкин кырымтатарлар сөргенгә җибәрелгәч, аның исеме тыелды. Кырымга кайта башлаган кырымтатарлар 1988 елда Алиме истәлегенә Кырымның Ленин районында бер тыйнак һәйкәл дә куйган иделәр. “Аңа да җирле хакимиятләр каршы булу сәбәпле төнлә машиналарның утларын кабызып яшерен куярга мәҗбүр булдык”, диде бу һәйкәлне урнаштыруда катнашкан язучы һәм журналист Певат Зети.

Һәйкәл еллар узып, искереп җимерелә башлагач, 2013 елда кырымтатарлар акча җыеп яңадан торгызган иде.

Язучы Владимир Лота тырышлыгы белән Алиме Абденнановага быелның 1 сентябрендә Русия президенты Владимир Путин фәрманы нигезендә Русия каһарманы исеме бирелгән иде. Кайбер хәбәр агентлыклары биргән мәгълүматларга күрә, президент сайтында бу указ күренмәгән.

Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан төзеләчәк Русиянең дан аллеясында да Алиме Абденнанованың истәлеге мәңгеләштереләчәк.

XS
SM
MD
LG