Британия икътисадына акча салып моның өчен илдә даими яшәү хокукы алучылар саны соңгы бер елда бер ярым мәртәбә арткан. Моңарчы "инвестор визасы" алып Британиядә яшәү хокукына ия булыр өчен 1 миллионлык фунт стерлинг күләмендә Британия ширкәтләренең яки дәүләтнең облигацияләрен сатып алу кирәк иде. 6 ноябрьдән бу акчаның күләме 2 миллион булды.
Соңгы 12 елда Британия тышкы эшләр министрлыгы Русиянең 180 ватандашына "инвестор визасы" биргән, дип яза The Times басмасы. Бу визага ия булучы Британиядә өч ел һәм дүрт ай яши, соңыннан аны тагын ике елга озайта ала. Андый визага ия булучылар һәм аларның гаиләләренә шулай ук Британия ватандашлыгын чираттан тыш бирү мәсьәләсе карала.