Accessibility links

Кайнар хәбәр

Берлин диварының күтәрелүе һәм җимерелүе

9 ноябрьдә Берлин диварының җимерелүенә 25 ел. Бу алман шәһәрен көнчыгыш һәм көнбатыш өлешкә бүлүче диварны төзү 1961 елда башлана. Шул елның 13 августында Көнчыгыш Германия гаскәрләре Бранденбург капкасы янына урнаштырыла һәм шунда Берлинның Көнбатыш контролендәге өлешен аерып торачак диварны төзү башлана. Көнбатыш Берлинны аерып торучы 155 чакрымлы дивар аша Көнчыгыштан Көнбатышка качып китү омтылышының үз-үзеңне үлемгә дучар итү булуы һәркемгә аңлашылырлык була. Дивар корылганнан соң 28 ел узгач Көнчыгыш Германия ватандашлары төркеме аны җимереп Көнбатышка агыла. Берлин диварының җимерелүе белән Үзәк Европадан алып Русиягә кадәр коммунистик режимнарның җимерелүе билгеләнә.
күбрәк күрсәт

XS
SM
MD
LG