Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан вә Башкортстан хөкүмәтләре яхшы эшчәнлек өчен грант алачак


Башкорстан белән Татарстан башкарма хакимиятнең нәтиҗәле эшчәнлеге өчен Русия хөкүмәтенең грантына лаек дип табылды. Соңгы өч елда уңышлы эшчәнлек алып барган төбәкләрне Русия икътисад министрлыгы сайлап алды. Һәр төбәкне икътисади, социаль өлкәләрдә, шулай ук халык фикерен исәпкә алып барлыгы 12 күрсәткеч нигезендә бәяләгәннәр. 83 төбәкнең беренче егермесенә Русия хөкүмәте грантлары бирелә.

Татарстан, Төмән өлкәсе, Ханты-Манси автоном бүлгәсе (Югра), Воронеж өлкәсе, Чечня, Әстерхан, Сахалин, Ямал-Ненец автоном бүлгәсе, Курск һәм Тамбов өлкәләре беренче унлыкта. Беренче 20 төбәк арасында барлыгы 3 млрд 484,2 млн сум бүленәчәк.

XS
SM
MD
LG