Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Татарстанда газет-журналларга язылучылар кими"


"Гомумхалык Русия фронты" белгечләре 2015 елга язылу хәлләрен тикшергән. Алты төбәктә үткәрелгән тикшеренүләргә күрә, төбәк һәм район басмаларына язылучыларның нык кимегәнлеге, Мордовиядә һәм Татарстанда хәлләрнең бигрәк тә аяныч икәнлеге, ачыкланган.

Фаразларга күрә, 2015 елның беренче яртысында тиражлар 30%ка кимергә мөмкин.

"2014 елның 1 апреленнән язылу бәяләре күтәрелгәнгә быел тиражлар кимеде һәм киләсе елда да кимүгә барачак", ди "Гомумхалык Русия фронты" вәкиле, журналистларга хокуки ярдәм үзәге җитәкчесе Наталья Костенко.

2014 елның икенче яртысына Татарстанда басма мәгълүматка язылу уртача 37%ка кимеде.

XS
SM
MD
LG