Accessibility links

Кайнар хәбәр

Путин Давоска Дөнья икътисад форумына барудан баш тарткан


Давос форумында Украинага теләктәшлек белдерү чарасы. 24 гыйнвар 2014
Давос форумында Украинага теләктәшлек белдерү чарасы. 24 гыйнвар 2014

Русия президенты Владимир Путин 2015 елның 21-24 гыйнварында Швейцариядәге Давоста үтәчәк Дөнья икътисад форумына барырга җыенмый. Бу хакта президент сүзчесе Дмитрий Песков ТАСС агентлыгына белдерде.

Песков сүзләренчә, Давоста Русияне кем тәкъдим итәчәге әлегә билгеле түгел.

Элегрәк Bloomberg агентлыгы, үзенең чыганакларына таянып, АКШ һәм Европа Берлеге, Русиягә чикләүләр кертүгә карамастан, Путинга чакыру җибәрелгән дип хәбәр иткән иде.

РБК мәгълүматларына күрә, Русия премьер-министры Дмитрий Медведев та форумга барудан баш тарткан.

Русия делегациясе форумда 1987 елдан бирле катнашып килде. 2014 ел кышында Русия делегациясенә вице-премьер Аркадий Дворкович җитәкчелек итте. Путин премьер-министр булган вакытта, 2009 елда Давос форумында катнашкан иде.

XS
SM
MD
LG