Accessibility links

Фото бәйгесендә татарның милли үзенчәлеге күрсәтелде


"Татар халкының этнографик мозаикасы" фото бәйгесе җиңүчеләре
please wait

No media source currently available

0:00 0:04:27 0:00

"Татар халкының этнографик мозаикасы" бәйгесе

Казанда "Татмедиа" агентлыгында "Русия халыкларының милли бәйрәмнәре" һәм "Татар халкының этнографик мозаикасы" фото бәйгеләренә нәтиҗә ясалды.

Беренче тапкыр уздырылган әлеге бәйгеләр 2014 елның 15 августында "Татмедиа" һәм республиканың мәдәният министрлыгы тарафыннан игълан ителгән булган. 13 ноябрьдә Казанда "Татмедиа" агентлыгында фото бәйгегә йомгак ясау чарасында оештыручылар белдергәнчә, ай ярым гаризалар кабул итү чорында бер меңнән артык эш килгән. Татарстаннан тыш Русиянең Төмән, Оренбур, Чиләбе, Самар, Свердлау, Владимир, Әстерхан, Түбән Новгород өлкәләреннән фотографлар фотоларын җибәргәннәр.

Фото бәйгенең максаты - халыкта әхлакый-этник хисләр тәрбияләү, төрле халыкларның йолалары, гореф-гадәтләре турында хәбәр итү икән.

Бигрәк тә татарларның этнографик мозаикасына кагылышлы фотолар игътибарны җәлеп итте. Финалга күбрәк мөселман бәйрәмнәрендә төшерелгән фотолар сайлап алынган. Казан фотографы Максим Богодвидның татар мөселманнарын еш төшергәнлеге күренде, ул әлеге фотолары белән "Татар халкының этнографик мозаикасы” конкурсында "Диндарлар" номинациясендә беренче урын алды. "Портрет" номинациясендә Татарстанның беренче президенты Миңтимер Шәймиевны төшергән "Intertat.ru" электрон газетасы фотографы Солтан Исхаковка беренчелек бирелде.

Бәйгедә җиңүче фотографларның күбесе Татарстаннан, "Татмедиа" агентлыгы карамагында булган мәгълүмат чараларында эшләүчеләр дип аңладык, дөрес, чит төбәкләргә дә өченче урыннар, аерым дипломнар бирелгәнлеге хәбәр ителде.

Җиңүчеләрнең фотоларын 13 ноябрьдән соң да агентлыкның төп бинасының беренче катында күреп була. Оештыручылар киләсе елга да әлеге фотоконкурсны үткәрергә теләүләрен белдерде.

XS
SM
MD
LG