Accessibility links

Кайнар хәбәр

Тарихтан БДИ мәҗбүри булырга мөмкин


Мәҗбүри дәүләт имтиханнары исемлегенә тарих та өстәлергә мөмкин. Рособрнадзор Русия мәктәпләрендә тарихтан мәҗбүри Бердәм Дәүләт Имтиханнары бирүне кертү өчен эшче төркем булдырган. Бу хакта Рособрнадзор башлыгы Сергей Кравцов белдерде.

Аның сүзләренчә, 12 сентябрь көнне Русия тарих җәмгыяте башлыгы Сергей Нарышкин тарихтан мәҗбүри бердәм имтихан кертү тәкъдиме белән чыккан.

"Без эшче төркем булдырдык. Тикшерергә әзербез. Аңлашыла, плүсләре һәм минуслары да бар, оештыру эшләре дә бар, әмма асылда тормышка ашырырга мөмкин", диде Кравцов.

XS
SM
MD
LG