Accessibility links

Кайнар хәбәр

Арбитраж мәхкәмә “Башнефть”кә кагылган шикаять булуны кире кага


"Мәскәүдәге арбитраж мәхкәмә “Башнефть” эшендә мәхкәмә карарына шикаять булуны урнаштырды, аннан соң аны "техник ялгыш" дип атады", дип белдерә ТАСС.

"Бу эшкә кагылган кассация шикаяте килмәде. Бу хакта мәгълүмат урнаштыру техник ялгыш булырга мөмкин. Андый шикаять булу турында эшне оештыру бүлегендә дә, картотекада да мәгълүмат юк", дип белдергән арбитраж мәхкәмә матбугат үзәге.

Шул ук вакытта Русия Югары мәхкәмәсе "Система"дан "Башнефть" акцияләрен кире дәүләткә алу турындагы мәхкәмә карарын үзләренә шикаять ителүен белдерде.

Сишәмбе иртән "Башнефть" ширкәтенең акцияләрен "Система" финанс корпорациясеннән дәүләткә кире кайтарырга дигән мәхкәмә карары Мәскәү арбитраж мәкмәсенә шикаять ителде дип белдерелгән иде.

XS
SM
MD
LG