Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чикләүләр һәм нефтькә бәя төшүдән Русия елына 140 миллиард доллар югалта


Чикәүләр һәм нефтькә бәя төшү сәбәпле, Русия икътисады елына 140 миллиард доллар тирәсе югалта. Бу хакта финанс министры Антон Силуанов белдерде.

Русия хөкүмәте каршындагы финанс академиясе форумында чыгыш ясап, министр ил икътисадының быел ике төп авырлык белән очрашуын әйтте: нефтькә бәя төшү һәм дөнья сәясәте хәлләре. Шул ук вакытта Силуанов, чикләүләргә караганда, нефтькә бәя төшү икътисадка күбрәк тәэсир итүен белдерде.

Русия дөньядагы нефть сатучы илләр оешмасына (ОПЕК) нефть табуны киметергә тәкъдим итмәкче. «Коммерсант» язуынча, Русия киләсе елга нефть табуны 15 миллион тоннага киметмәкче. Әлеге карардан соң, нефть табучы илләр дә квота механизмын кулланып аны табуны 70 миллион тоннага киметер дип исәпли.

Элегрәк Русия энергетика министры Александр Новак нефтькә дөнья бәяләрен саклау өчен аны җитештерүне киметү турында хөкүмәттә сөйләшүләр алып барылуын әйтте.

Бу атнада Венада ОПЕКның саммиты узарга тиеш.

XS
SM
MD
LG