Accessibility links

Кайнар хәбәр

Франция Русиягә беренче "Мистраль" бирүне кичектерергә булды


Франция Украина көнчыгышындагы низаг сәбәпле, Русиягә "Мистраль" бирүне кичектерергә булды. Бу хакта Елисей сараеның сишәмбе көнге белдерүендә әйтелә.

"Республика президенты Украина көнчыгышындагы хәлләр корабны тапшыруга мөмкинлек бирми дип саный. Экспорт лицензиясен бирү киләсе белдерүгә кадәр тукталып тора", диелә текстта.

Русия саклану министрында Мәскәүнең Парижга әлегә бернинди шикаятьләр белдермәячәген әйтте.

Килешү нигезендәге 1,2 миллиард еврога исәпләнгән "Владивосток" исемле беренче боралак ташучы хәрби кораб Русиягә 2014 елның октябрендә, "Севастополь" исемле икенчесе - 2016 елда китерелергә тиеш иде. Июньдә Русиянең 400ләп хәрби диңгезчесе "Мистраль" җиһазын өйрәнү өчен Франциягә барырга тиеш иде. Бер корабка 16 боралак керә.

XS
SM
MD
LG