Accessibility links

Байкал буе татарлары форумга әзерләнә


20 декабрьдә Улан-Удэ шәһәрендә Байкал буе төбәгендәге татар иҗтимагый берләшмәләренең «Байкүл-җыен» исемле беренче форумы узачак. Татар конгрессы хәбәр итүенчә, бу чара Бурятиядәге татарларның мәдәни үзәге һәм милли-мәдәни автономиясе тарафыннан Ерак Себер җирлегендәге татар оешмаларының эшен координацияләү максаты белән уздырыла.

Анда тәҗрибә белән уртаклашу, планнар турында фикер алышу өчен “түгәрәк өстәл”ләр, семинарлар һәм милли сувенирлар җитештерү мастер-класслары, кичке уеннар, татар ашларын тәмләп карау булачак, Ана коесы (Онохой) авылы бренды тәкъдим ителәчәк.

XS
SM
MD
LG