Кабулда атнакич көнне Британия илчелеге машинасы шартлау нәтиҗәсендә, биш кеше һәлак булган, 30лабы яраланган. Корбаннар арасында Британия ватандашы да бар. Бу хакта Әфганстан эчке эшләр министрлыгы белдерде.
Яраланучылар арасында илчелекнең берничә кешесе бар. Кабул табиплары сүзләренчә, зыян күрүчеләр арасында биш бала.
Соңгы мәгълүматларга караганда, илчелек машинасына интихарчы утырган машина килеп бәрелгән. Бу Кабулның нигездә чит ил ватандашлары яшәүче һәм хәрби корылмалар урнашкан көнчыгыш ягында булган.
Җаваплылыкны үз өстенә талиплар алган. Алар хәрбиләргә каршылык максатыннан эшләгәнен әйтте.
24 ноябрьдә Кабулның шул ук районында бомба шартлауда НАТОның ике хәрбие һәм бер тыныч халык вафат булды.