Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия шәһәрләрендә медицина хезмәткәрләре урамнарга чыкты


Мәскәү, Петербур һәм Русиянең дистәләп шәһәрендә, шул санда Казанда да медицина хезмәткәрләренең урам җыеннары узды. Мәскәүдә җыелган өч меңләп кеше хастаханәләрне ябу, табибларны эштән алу, түбән хезмәт хакы һәм медицинаның сыйфатсызлыгына каршы йөрешкә чыкты.

Җыенда башкалада сәламәтлек саклау өлкәсендә реформалар уздырырга, хастаханәләрне ябуны һәм медицина хезмәткәрләрен эштән алуны туктатырга дигән резолюция кабул ителде.

Урам җыеннары шулай ук Ижау, Әстерхан, Екатеринбур, Калининград, Тула, Чита, Пермь, Түбән Новгород, Казан һәм Брянскида узды.

XS
SM
MD
LG