Accessibility links

Кайнар хәбәр

Миңнеханов Русия-Төркия хезмәттәшлек саммитының Казанда үтүен тели


Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Төркия икътисад министры Ниһат Зейбекчи (Анадолу агентлыгы рәсеме)
Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Төркия икътисад министры Ниһат Зейбекчи (Анадолу агентлыгы рәсеме)

Әнкарада сәфәрдә булган Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Төркиянең тышкы эшләр һәм икътисад министрлары белән очрашты. Русия-Төркия хезмәттәшлеге югары шурасының бишенче саммиты ачылыр алдыннан Миңнеханов журналистлар алдында чираттагы саммитның Татарстан башкаласы Казанда үтүе өчен әзерлек башланды, дип белдерде.

Президент Төркиянең фатихасын сорады. Икътисад министры Ниһат Зейбекчи Миңнехановка бу нияте өчен рәхмәт белдерде.

"Русия белән Төркия арасында 2023 елга сәүдә күләмен 100 миллиард долларга җиткерүгә Татарстан үзенең зур өлешен кертер дип ышанабыз", диде Төркия министры.

Министр шулай ук Татарстан белән Төркия арасында да сәүдә мөмкинлекләре тулысынча тормышка ашырылмый, дип уртак бизнесны үстерергә чакырды дип хәбәр итә Төркиянең Анадолу мәгълүмат агентлыгы.

XS
SM
MD
LG