Accessibility links

Кайнар хәбәр

Камал театры Һельсинкига бара


Җомга көнне Финляндия татарлары Камал театрының "Бабайлар чуагы" тамашасын карарга җыелачак.

Һельсинкида Казаннан Галиәскәр Камал театрын каршыларга әзерләнәләр. Финляндия татарларына театр "Бабайлар чуагы" тамашасын алып килә. Җомга көнне театр карарга татар үзәгенең бәйрәм залына 200ләп кеше җыелыр дип көтелә диде Азатлыкка Финляндия татарлары оешмасының мәдәният өчен җаваплы вәкиле Тарик Кафиатулла.

"Һельсинки татарларының үз телләрендә театр тамашасын күрүләрен теләдек. Сентябрь аенда Казанда булганда Камал театры бу тамашаны алып килик дип тәкъдим итте, мин риза булдым", диде Тарик әфәнде.

Казаннан 18 кешелек төркемнең Финляндиядә тору чыгымнарын татар мәхәлләсе үз өстенә алган. Театр юл чыгымнарын гына түли. Казан-Һельсинки арасында туры очкыч булу араларны тагын та якынайтты ди Тарик Кафиатулла.

"Ике сәгать эчендә Казаннан Һельсинкига барып җитеп була, бик уңай. Әлбәттә театрны үзебезгә чакыру кыйммәткә төшә безгә, әмма һәркем татар телендә театрны Казанга кайтып карый алмый, шуңа күрә татар телендә шундый тамаша күрә алуыбызга бик куанабыз", диде Тарик әфәнде.

Артистлар Финляндиядә биш көн булачак. Җомга көнне "Бабайлар чуагы" тамашасы куела, якшәмбе көнне Финляндия татарлары кунаклар өчен чәй мәҗлесе оештыра, анда да концерт-тамаша булачак.

XS
SM
MD
LG