Accessibility links

"Конгресс кыюланган Татарстан җитәкчелеге фикерен җиткерә"


Галим Дамир Исхаков Дөнья Татар конгрессының соңгы вакытта милли мәсьәләләргә кагылган кискен белдерүләрен кыюланган Татарстан җитәкчелеге фикерен дөньяга чыгару буларак бәяли.

Дөнья Татар конгрессы соңгы арада кискен белдерүләр ясый башлады. 26 ноябрьдә радио ешлыклар бәйгесендә хәлиткеч сүзне әйтүче федераль комиссия Казандагы ике FM ешлыкны татар радиоларына бирмичә, рус телле радиоларга бирү карары чыгарып өч көн узуга ук конгресс белдерү белән чыкты. Татарларның дөньякүләм оешмасы әлеге комиссияне куып таратырга, ә соңгы бәйге карарын исә юкка чыгарырга чакырды.

Моннан ике айга якын элек конгресс тагын бер җитди белдерү белән чыккан иде. Бу документ ярымутрау Русия тарафыннан аннексияләнгәч кырымтатарларга карата булган басымның арта баруы сәбәпле: Мәҗлес җитәкчелеге бинадан куып чыгарылганга, кырым-татар җәмәгатьчелеге вәкилләренең өйләрендә тентүләр булганга, кешеләр югалганга һәм лидерлар Кырымга кертелмәгәнгә игълан ителде.

Галим Дамир Исхаков FM ешлыкны бирмәүне дә, кырымтатарларга басымны да Русиянең милли сәясәтендәге бер-берсе белән бәйле вакыйгалар буларак бәяли.

"Кырым мәсьәләсенә килгәндә, Русиянең ярымутраудагы сәясәте, кызганыч, шовинистик рухта бара. Сәясәт Аксенов кебек кешеләр кулына калганда ул шовинистик булмыйча мөмкин дә түгел. Мәскәүдәге даирәләр кырымтатарлар тарафыннан сайланган Милли Мәҗлес, аның лидерлары Рефат Чубаров һәм Мостафа Җәмилев белән очрашып уртак фикергә килгән булсалар, Кырым сәясәтендә, бәлки, мондый хәлгә калмас та иделәр. Бүгенге сәясәт исә конфронтация юнәлешендә генә алып барыла. Бу сәясәтнең тагын бер чагылышы булды – Мостафа Җәмилев контролендә булган "Кырым" фондын авыр хәлгә куйдылар. Юридик органнар: "Әгәр Җәмилев җитәкчелегендә калса, бу фонд эшләмәячәк", дигән ультиматум да белдерде. Ә бит кырымтатарларга бу фонд аша халыкара оешмалардан ярдәм килә иде.

Дамир Исхаков
Дамир Исхаков

Русиянең Кырымдагы сәясәтенә карата Татарстанның рәсми җитәкчеләре сүз әйтмәсә дә, Дөнья Татар конгрессы тарафыннан кабул ителгән мөрәҗәгатьтә республика җитәкчелегенең уйлары чагыла. Минемчә, Татар конгрессы мондый мөрәҗәгатьне Татарстан җитәкчелеге белән киңәшми генә эшли алмый. Андый киңәшү булгандыр дип уйлыйм мин. Кырымга карата кабул ителгән әлеге мөрәҗәгатьне Татарстан җитәкчелеге белән бергә әзерләнгән мөрәҗәгать дип тә кабул итәргә кирәк. Бу Татарстанның, Татар конгрессының һәм татар дөньясының Кырым мәсьәләсендә рәсми карашы булуын күрсәтеп тора.

Икенче ягын да аңлау кирәк, әгәр Татарстанның позициясе шундый булмаса, без кырымтатарлар белән бернинди мөнәсәбәтләр дә кора алмаячакбыз. Татарстан һәм татар дөньясы кырымтатарлар белән мөнәсәбәтне дөрес юнәлештә корырга уйлый. Русиядә без Кырым мәсьәләсен хәл иттек инде дип уйлаучылар да бар, әмма бу ялгыш фикер. Татарстан җитәкчелеге федераллар тарафыннан Кырым мәсьәләсенә тартып кертелгән икән, республика башка китереп ора торган Кырымдагы соңгы милли сәясәткә каршы чыга.

Татарларга FM ешлыкны бирмәүне дә берничек тә хуплап булмый. Ике татар каналына да берьюлы ешлык бирелми икән, бу шовинистик сәясәт дигән сүз. Татарларның FM ешлыкка хокукы юк икән, бу очракта Русияне берничек тә демократик дәүләт дип атап булмый. Бу сәясәт – татарга каршы сәясәт булып чыга.

Татар конгрессының FM ешлыкларны бүлеп утыручы комиссиягә карата ясаган белдерүе дә Татарстан җитәкчеләре белән килешенгән дип уйлыйм мин. Мондый белдерүләрне Татарстан җитәкчеләреннән башка гына дөньяга чыгарып булмый. Бу шулай ук бөтен татар дөньясының һәм Татарстанның уртак карашын чагылдыру иде", ди Исхаков.

Аның фикеренчә, соңгы вакытта татар мәнфәгатьләрен ныграк күтәрү киләсе елда булачак Татарстан президентын сайлау алдыннан әһәмияткә ия эшләр.

"Гел авызны йомып кына утырып булмый. Киләсе елда Татарстан президентына сайланырга кирәк, ул да уйлана торгандыр. Сайлаучыларның яртысы татарлар. Әгәр дә татар мәнфәгатьләре кайгыртылмый икән, ул вакытта президентлыкка намзәтне тәкъдим иткәндә дә күп сораулар туарга мөмкин. Минемчә, Татарстан президенты бу якларын да уйланадыр.

Безне баса баралар икән, ул вакытта татар мәнфәгатьләрен кайгыртырга тиеш булган Татарстан президенты һәм Татарстан җитәкчелеге авызларын йомып тора алмый, иртәме соңмы ул барыбер килеп чыга.

Русиядә ниләр булып бетәсе билгеле түгел, ә милләт яшәп калачак

Мин Русиягә карата дөньякүләм сәясәт начарая бару сәбәпле Татарстан җитәкчеләре дә катырак сөйләшергә тиешләр дип саныйм. Алар ул юлдан баралар инде һәм мин бу сәясәтне дөрес дип уйлыйм. Сәяси яктан караганда, әгәр Русиядә демократияне кысалар икән, ул вакытта татарларга зыян килә, һәм бу очракта татарлар уртак сәясәттә катнашу өчен дөнья дәрәҗәсендә белдерүләр белән чыгарга тиешләр. Татар мәнфәгате бар һәм аның бетәчәге юк. Бу мәнфәгать демократия кысаларында гына тормышка ашырыла ала", ди Исхаков.

Галим киләчәктә дә җитди белдерүләр булырга тиеш, иң беренче чиратта, татар милләтен берләштерү һәм ныгыту турында саллы адымнар ясарга кирәк дип саный.

“Минемчә, татар милләте дигән төшенчә тирәсендә уйланулар кирәк. Без әле һаман да татар милләте турында советлар кысасында яшәгән кебек итеп сөйләшәбез. Соңгы вакытта бу хакта башкалар да уйлана башлады, Рафаил Хәкимов китап та чыгарды. Чынлыкта татар милләтен Татарстан кысаларында гына карап булмый, аны бөтен Русия кысасында карау, бөтен милләтнең мәнфәгатьләрен кайгырту юлларын да уйлау кирәк.

Минем фикеремә күрә, кырымтатарлар да татар милләте эченә керә. Бездә татарларның ике территориаль берәмлеге булырга, әле тагын аның өстенә себертатарлары да ниндидер җирле автономиягә ирешергә мөмкиннәр, ә милләт – бер. Көчне арттыру өчен безгә бөтен татар төркемнәрен дә берләштерү кирәк. Бу алдагы көннәрдә бик әһәмиятле мәсьәлә. Алга таба Русиядә ниләр булып бетәсе билгеле түгел, ә милләт яшәп калачак.

Тагын бер әһмияткә ия әйбер бар. Русия хәзер шундый ноктага килеп җитте ки, аны алга таба ни көтәсе ачыклана башлады. Шул сәбәпле мәнфәгатьләребезне ныгыту өчен активрак көрәшү кирәк. Йоклап яткан саен безне ныграк басарга мөмкиннәр, чөнки Русиядә шовинист тенденцияләр бик көчле. Хакимияттәгеләр дә бу тенденцияне хәзер куерта төшә. Бу Русиядәге бар халыкларның мәнфәгатьләренә дә зур зыян сала, шул исәптән русларның үзләренә дә. Бәлки, тора-бара аңларлар, әмма бүгенге сәясәт белән нормаль рус милләте ясап булмый. Империя кысасында хәрәкәт иткән бер көч кенә килеп чыгачак. Бу рус милләте өчен әйбәт әйбер түгел. Без гомум мәнфәгатьләрне исәпкә алып, көчәеп баручы шовинизмга карата үзебезнең сәясәтне булдырырга тиешбез һәм аңа каршы көрәшү дә кирәк", ди Дамир Исхаков.

XS
SM
MD
LG