Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казан "Новая волна" фестивален үзендә үткәрмәкче. Татарга файдасы булырмы?


Моңарчы Юрмалада узган "Новая волна" фестиваленнән күренеш
Моңарчы Юрмалада узган "Новая волна" фестиваленнән күренеш

"Новая волна" фестивален Казанда уздыру башлангычы белән йөрүчеләр 3 декабрь матбугат очрашуы үткәрде. Чара Казанда узса, аны оештыру чыгымнары казанлылар җилкесенә төшмәячәк дип ышандыра алар һәм моның татарга да файдасы барын аңлатты.

"Новая волна" Юрмалада узмаячак дигән хәбәр булгач, узган атнада Казан думасы депутатлары бу фестивальнең башкалабызда узарга тиеш дигән тәкъдим белән чыкты. Аны башкалар да күтәреп алды. Һәрхәлдә соңгы атна шушы тирәдә фикер алышу купты. Хәтта “Рубин” – “Динамо” футбол уенында “Рубин” фанатлары зур тукымага “Казан “Новая волна” өчен” дип язып фикерләрен җиткерде.

Бу эстрада җыр фестиваленең әле кайда узачагы билгеле түгел. Дәгъва итүчеләр арасында Кырым да, Сочи да, Калининград та бар. Бүген Казан думасы депутатлары, эшмәкәрләр Казан җиңәргә тиеш, дип бу турыда Владимир Путинга хат язылуы, имза җыю өмәсе башлануы турында журналистларга хәбәр итте.

Казан думасы депутаты Николай Рыбушкин башка бер шәһәрдә дә “Новая волна” бездә узсын дигән фикер белән яну юк дип әйтте.

“Бу фикеребезне яңгырату булды, миңа да, башкаларга да телефоннан шалтырата башладылар, барысы да хуплый. Аеруча кече һәм урта бизнес тармагында хезмәт итүчеләр бу идеяга хәерхаһлы булуын җиткерде. Фестиваль бездә уза икән, ул Универсиада кебек бер көн түгел, ә ел саен узачак, берничә көн дәвам итә. Ә бу туристлар санын арттыра. Монда кунакханәләр, рестораннар тотучыларга өстәмә керемнәр артачак, ә бу шәһәр бюджетына салымнар белән бергә саллы керем дә тама дигән сүз. Рестораннар, кунакханәләр эшли икән, мәсәлән, җәй вакытында яшьләргә өстәмә хезмәт хакын алу мөмкинлеге туа. Безгә бит берни дә төзисе түгел, барлык инфрастуктура әзер. Тот та уздыр. Без моңа әзер, бернинди киртә юк.

Матбугат очрашуында катнашучылар
Матбугат очрашуында катнашучылар

“Новая волна” өчен Казан гына түгел, Калининград, Крым, Сочи, Ярославль, Краснодар крае да көрәшә. Әмма бер җирдә дә бездәге кебек дәррәү кубып аны дәгъвалау сизелми. Ватандашлык җәмгыяте юк диләр, менә бар бит, бездә ул эшли. Фестиваль Казанда узуын тормышка ашыру өчен иҗтимагый комитет та оешты. “Новая волна” бездә узсын дигәнгә имзалар җыя башлаулар – шуның бер дәлиле. Илебездә барлык мәсьәлә президент тарафыннан хәл ителгәнен белгәнгә күрә без, депутатлар, Владимир Путинга хат юлладык. Барысын да кул куярга өндибез”, – дип сөйләде Рыбушкин.

Депутатлар телгә Туфан Миңнуллины да искә алдылар, Муса Җәлил шигырен дә сөйләделәр. Билгеле, урысча. Бу күбрәк Казан дума депутаты Надыйр Хәйруллин авызыннан яңгырады.

“Мәрхүм Туфан Абдулла улы әйтә торган иде: чакырылмаган кунак – начар кунак, аңардан да яманы – китә белмәгәне. Куалар икән Юрмаладан – үзләренә булсын! Горур булып ишекне шап итеп ябып китә белергә кирәк! Юрмалада бу фестивальнең коммерцияле ягы бар иде, әмма аны сәяси яссылыкта үзләренә уңайлы итеп кулланалар иде. Җырчыларга, оештыручыларга басым ясар өчен файдаландылар. Икътисад ягыннан бигрәк тә безгә аның сәяси, социаль ягы мөһим. Универсиада вакытында бөтен шәһәр, республика бер идея белән яшәде, халыкның дәрте уянды. Безгә менә шундый проект җитми дә. Халыкның күңелен күтәрергә кирәк.

Икътисади кризис вакытында мондый проектларны тормышка ашыру кирәкме? Кирәк. Безнең халык җыр белән яшәгән, бишек җыры белән үстек, иң авыр заманнарда да яшәүгә дәрт өстәүче җыр булган”, – дип бик ялкынланып сөйләде Надыйр әфәнде һәм матбугат очрашуын җыр белән тәмамларга кирәк дип әйтте. Үзен кыстатмады, җырлады.

“Новая волна” Юрмаладан соң кайда күченәчәге билгеле түгел. Моңа кадәр Игорь Крутой бу мәсьәлә елның азагына кадәр хәл ителергә тиеш, әмма Казанның моңа ирешүенә барлык мөмкинлекләре бар дигән фикерне җиткерде. Депутатлар оптимистик карашта. Фестиваль инде Казанда узган кебек сөйләшү дә бара, алар Мәскәү каршы килмәс дигән ышанычта.

“Новая волна” Юрмалада узган вакытта шәһәргә керем 20 млн доллар тәшкил иткән. Матбугат очрашуында катнашучы Казанның кунакханәләр хуҗалары һәм рестораторлар җәмгыяте риәсе Зөфәр Гаязов “Бу сумма чик түгел, бездә күбрәк тә булырга мөмкин”, дип әйтте.

“Ноябрь бәйрәмнәренә Казанның кунакханәләре 82 процентка тулды. Рестораннар да тулы көченә эшләде. Тиздән Яңа ел бәйрәмнәре җитә, анда да урыннар калмас дип уйлыйм. 20 млн акчаны гына фестиваль Казанда эшли ала, күбрәк тә булачак, чөнки Юрмаланың “Дзинтарс” концертлар залы 2 мең ярым кешене сыйдыра, ә без 7-8 меңгә исәп тотабыз. Хәзер үзегез санагыз, чамалагыз. Тамашачы күбрәк икән, керем дә арта дигән сүз”, – дип әйтте ул.

Казан депутатлары әйтүенчә, башкалада “Новая волна” фестиваленә 6-7 мең кешене җыярга мөмкин булганны Игорь Крутой да хуплый. Концертлар оештыру эшләре белән шөгыльләнүчеләр Казанда мең тамашачыны сыйдырган мәйданнар бар, ә менә 5-6 меңгә тәгаенләнгәннәре юк дигән фикерне еш әйтәләр. Алай була калса, “Новая волна” фестивален Казанда уздыруга ирешә алсалар, ул кайда узачак? Булган концерт заллары кулланылачакмы, әллә яңасы төзелерме? Бусорауга анык кына җавап бирелмәде.

“Урын җитәрлек! Латвиядә Рига култыгы белән Балтыйк диңгезе бар, әмма бездә бит алардан ким булмаган Идел бар! Яр буенда булса да уздырырга мөмкин. Анысы икенче мәсьәлә”, – диделәр очрашуда.

Матбугат очрашуында катнашучылар “Новая волна” Казанда уза калса, аны оештыру казанлылар җилкесенә төшмәячәк дип ышандыра. Бу – тулысынча коммерцияле проекты, Казан бюджетыннан финансланмаячак, дип өздереп әйтелде.

Казанда масштаблы проектларының узуы – безнең өчен мөһим. Казан дип яңгырап торуы әһәмиятле икәнен барыбыз да белә. Казанга туристлар агымын да арттыру эшен алып бару җиңел түгел. Бездә бит диңгез юк. Кеше бер килә, күрә дә китә. Башкалабыз нинди генә матур булмасын, туристның тагын кире әйләнеп кайтуы икеле. Аның башка урыннарны да күрәсе, ачасы килә. Бизнесның куәтләнүе да кирәк, кече һәм урта эшмәкәрләрнең дә акча эшләүгә яңа мөмкинлекләр ачылуына да “Новая волна” ише проектлар уңай гына.

Әмма сорау туа: татарга файдасы бармы һәм ул нинди? Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов та, Казан башлыгы Илсур Метшин да туристларны җәлеп иткәндә милли үзенчәлекне эшкә җигү турында даими әйтеп килә. Мәсәлән, Казанда уза калса, “Новая волна” фестивале ике телдә алып барылырмы? Әллә инде, гадәттәгечә, “Исәнмесез, кадерле иптәшләр!” дигән сәламләү белән генә чикләнерме? Казан думасы депутатлары, бу эшне алга сөрер өчен оешкан иҗтимагый комитет аның татар һәм рус телләрендә узуын таләп итүдә яки бу фестивальдә татар телле җырчыларның да катнашырга тиешлеген алга сөрерме, аны якларлармы?

“Азатлык”ның “Казан – милли республиканың башкаласы икәнен исәптә тотып, бу проектта милли төсмер нинди булачак?” дигән соравына Николай Рыбушкин да Надыйр Хәйруллин да “Барысы да исәпкә алыначак”, – дип ышандырды.

“Бу турыда Илсур Метшин да әйтте, Казанда уза икән, аның үзенчәлеге булырга тиеш. Шәһәребез Азия белән Европаны берләштергән урында урнашкан икән, ике мәдәниятны да чагылдырсын. Мәсәлән, Казакъстан, Кытай җырчылары чыгыш ясасын. Һичшиксез, татар җырчылары да катнашырга, татар җыры яңгырарга тиеш”, – диде ул.

Надыйр әфәнде фестивальнең ике телдә барачагы өчен тырышлык куячакмы, юкмы икәнен белеп булмады, ләкин ул бу мәсьәләгә киңрәк карарга өндәде. “Бу фестивальгә кунаклар килә икән, алар Казан белән таныша ала, архитектураны күрә, музейларга, театрларга йөри алачак, рестораннарда милли ашлар белән сыйланачак”, – диде.

Әлеге вакытта имза җыю эше бара. Моның өчен аерым сайт та булдырылган. Теләгән кеше анда үз фикерен белдерергә мөмкин. 1900 кешегә якын үз тавышын инде биреп өлгергән. Оештыручылар бу эшкә күрше төбәкләр дә кушылуын тели. Мэрия Казанның утыз урынында “Казан “Новая волна” өчен” дигән шигар белән махсус тавыш бирү урынын да булдырган. Аларның егермесе башкаланың югары укы йортларында, калган унысы эре сәүдә үзәкләрендә урнаштырылган.

XS
SM
MD
LG