Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстаннан тагын бер хәрби табутта кайтарылды


Айрат Мортазин
Айрат Мортазин

Сахалин өлкәсендә хезмәт итүче Башкортстан егете Айрат Мортазин сәер рәвештә мәрхүм булган. Анда ул бер офицерның үзенә каныгуын әйткән булган.

Чыгышы белән Башкортстанның Бишбүләк районының Набережная авылыннан булган Айрат Мортазин хәрби хезмәткә агымдагы елның маенда чакыртылган булган. Ул Сахалин өлкәсенең Кунашир утравында 71435нче санлы хәрби бүлектә инженер-сапер ротасында хезмәт иткән. Башкортстан хәрби комиссариаты егетнең муенында кызыл эз булуын әйтеп, үз-үзенә кул салу фаразын алга сөрә. Егетнең мәете 27 ноябрь республикага кайтарылган, ләкин рәсми хәбәрләр бу хакта яңа гына булды. Әлеге эшне хәрби прокуратура тикшерә.

Мәрхүмнең әтисе сүзләренә караганда, улы соңгы тапкыр 13 ноябрь шалтыраткан булган. Анда Айрат хәрби бүлеккә яңа килгән бер офицерның үзенә каныгуын әйткән булган. Шул көннән соң атасы улы белән башка бәйләнешкә керә алмаган. Табутны ачкач, әти-әнисе улларының маңгаенда һәм колак артында күгәргән урыннар булуын күргән. Алар грим белән яхшылап буяп куелган булган. Мәрхүмнең әти-әнисенә хәрби бүлектә мәгълүмат бирмәгәннәр, хәтта җинаять эшен кем тикшерүен дә ачыклый алмаганнар.

Узган елда да Сахалин өлкәсендә бер Башкортстан егете мәрхүм булган иде. Тикшерүчеләр аны үз-үзенә кул салган, аяк киеме бавына асылынып үлгән дип хәбәр итте.

XS
SM
MD
LG