Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Улымны армиягә җибәрергә кот алынып тора"


Кукмара районыннан Алексей Михайлов бишенче ай инде хәрби госпитальдә
Кукмара районыннан Алексей Михайлов бишенче ай инде хәрби госпитальдә

Русиядә көзге чакырылыш бара. Хокук яклаучы Герман Алеткин бүген Русия армиясендә бөтен нәрсәнең дә акчага корылганлыгын, солдатларны җәзалау очраклары булуны белдерә.

Татарстан хәрби комиссариаты көзге чакырылыш вакытында дүрт меңнән артык егетне хәрби хезмәткә җибәрергә җыена. Бу хакта Азатлыкка комиссариатның чакыру бүлегеннән белдерделәр. Декабрь ахырына кадәр бөтен Русиядә 154 меңнән артык егет хәрби хезмәткә алыначак. Әлеге сан Русия саклану министрлыгы сайтына куелган.

Татарстандагы баш федераль инспекторның матбугат үзәге хәбәр итүенчә, 15 октябрь көнне уннан көндезге бергә кадәр хәрби хезмәткә чакыруга багышланган "кайнар элемтә" эшләде. Бу элемтә вакытында белгечләр чакырылучыларга контракт нигезендә хезмәт итү турында аңлатмалар бирә, рухи-психологик яктан да теләктәшлек күрсәтә дип белдерелде.

Тынычлык һәм хокук яклау үзәге җитәкчесе, хәрби хезмәткә чакырылучыларның һәм армиядәгеләрнең хокуклары бозылганда ярдәм итүче Герман Алеткин әлеге "кайнар элемтә"не файдасыз, исем өчен генә үткәрелгән бер чара буларак бәяләде.

"Гадәттә мондый "кайнар элемтәләргә" беркем дә шалтыратмый. Икенче яктан карасак, элемтә бик җайсыз вакытка куелган. Өченчедән, дәүләт инспекторының вазифалары да аңлашылып бетми. Сорауларга җавап бирү өчен тәҗрибә кирәк. Мин аның идарәсендә тәҗрибәле кешеләр булуга шикләнәм. Хәрби прокуратура, саклану министрлыгының "кайнар элемтә"ләре хисап бирү өчен генә үткәрелә", ди Алеткин.

Герман Алеткин
Герман Алеткин

Хокук яклаучы армиядәге мыскыллауларның, көч куллануларның, газаплауларның бүген дә барлыгын әйтә. Аның рәвеше генә үзгәргән. Элек "дедовщина" булса, хәзер ул "офицеровщина"га әйләнгән.

"Солдат бер ел гына хезмәт иткәндә "дедовщина" ныгый алмый. Яңа гына хезмәт итә башлаганнарны, беренче чиратта, теге йә бу төбәктән, шәһәрдән бергә тупланганнар, мисал өчен, дагыстаннар, тувалылар мыскыллый, шулай ук хәрби дәрәҗәләре белән югарырак торганнар да алар җилкәсенә менеп утыра. Хәзер офицерлар солдатларны кыйныйлар, җәзалыйлар, акчаларын таләп итәләр. Яз көне Самар өлкәсендәге хәрби бүлектән бер татарстанлы качты. Командирлары аларның гел акчаларын алып торган, электрошокер белән җәзалаган", ди Алеткин.

Татарстаннан Владислав Пастухов Самар өлкәсендәге 65349нчы хәрби бүлектә хезмәт итә башлый. Ул узган көз чакырыла. Аның туганнары сөйләвенчә, командирлары Пастуховны таң белән уятып, электрошокер белән җәзалап, акча таләп иткәннәр. Пастухов бу җәзаларга түзә алмыйча Казанга кача.

Алеткин бу җинаятьне дәлилләп, җәзалаган командирны җавапка тарттыра алмауларын, ә Пастуховны башка хәрби бүлеккә күчерергә булышуларын әйтә. Хокук яклаучы сүзләренчә, майлы калҗага куллары сузылган иерархия хәрби бүлектәге взвод командирыннан башлап, саклану министрлыгындагы иң зур түрәләргә кадәр барып җиткән.

Владислав Пастухов
Владислав Пастухов

"Акча таләп итү һәм бюджетны тоту саклану министрлыгы һәм армиянең өстеннән астына кадәр тишеп үткән. Әгәр министр саклану министрлыгы бюджетын, мисал өчен, Сердюков кебек итеп тотса, дивизия башлыгы ангар төзү, йә булмаса күнегүләр кыры ясау өчен бирелгән акчаларны үзенчә тота. Бөтен батальоннарның һәм роталарның командирлары, ә нигә мин алай итә алмыйм дип уйлый. Астагыраклар нишли, алар солдатлардан акча таләп итә башлый. Солдатлар да шулай ук "ә нигә аларга ярый, ә безгә ярамый" дип бу бизнес-схемада катнаша башлый. Бу хәлләр әле бик озак вакытлар дәвам итәчәк", ди Алеткин.

Азатлыкка улы армия яшенә җиткән бер ханым Татарстандагы хәрби комиссариатта да бөтен нәрсәне дә акча хәл иткәнлеге турында сүзләр йөрүен сөйләде. Әлеге ханым республикада чыгучы газет-журналларның берсендә эшли. Исемен һәм кайда эшләвен күрсәтмәүне үтенде.

150 мең сум түләп армиядән алып калып була диләр

"Хәзер без армия яшенә җиткән егетләре булган ата-аналар белән аралашып, алып калсаң, ничә сумга алып калып була икәнне дә белешәбез. Кемгә мөрәҗәгать итеп була, күпме акча бирергә кирәклеген тикшерәбез. 150 мең сум диләр инде. Кайберәүләр 130 мең сум тирәсе кирәк булачак дип тә әйтә. Яхшы урында хезмәт иттерәсең килсә, ансы үзенә күрә бер бәя. Аны хәрби комиссариат аша хәл итү кирәк булачак. Аның да үзенең билгеләнгән сумнары бар. Бер танышым 10 мең сум түләп улларын Түбән Камадагы эчке эшләр министрлыгының хәрби бүлегенә җибәрә алды", ди әлеге ханым.

Татарстан хәрби комиссариатының хәрби хезмәткә чакыру бүлеге хезмәткәре Азатлыкка үзләрендә ришвәт “юк” дип белдерде.

Алеткин фикеренчә, хәрби комиссариат та армия дип аталган зур бер системаның бер өлеше. Анда да канун бозулар, җавапсызлыклар, хәрби хезмәткә чакырылганнарны кешегә санамаулар булгалап тора. Шундыйларның берсе – Кукмарадан Алексей Михайлов белән булган хәлне атады.

Быел яз көне Михайловны хәрби хезмәткә чакыралар. Хәрби комиссариаттан алып китәсе көнне аның эче авырта башлый. Комиссариат башта ашыгыч ярдәм машинасы чакырырга уйлый, ахырда кирәксенмиләр һәм Михайловтан "хастаханәгә ятудан баш тартам" дигән язу яздыралар. Ике тәүлек поездда баргач Михайлов аңын югалта. Сукыр эчәгесе шартлаган булып чыга. Юрга һәм Кемерово хәрби госпитальләрендә аңа биш тапкыр операция ясыйлар. Ул хәзер бишенче ай инде урын өстендә. Чираттагы операциягә Мәскәүгә җибәрергә тиешәләр.

"Саклану министрлыгы фәрманын укыгач, аның хәрби җаваплылык турындагы канунга каршы килүен күреп алдым. Миңа хәрби комиссариатта, безнең канунда төшкән эшебез юк, министр фәрманы гына үтәячәкбез дип җавап бирделәр. Бу түрәләр анда утырганда башбаштаклыклар әле бик озак дәвам итәчәк", ди Алеткин.

Ул әле күптән түгел генә булдырылган хәрби полициянең дә җәзалауларга, башбаштаклыкларга киртә куюына шик белдерә.

"Хокук яклаучылар хәрби полиция булуны хуплады, чөнки элек хәрби бүлектә берәр хокук бозу булса, аны шушы ук бүлекнең офицеры тикшерә иде. Хәзер бу оешма бәйсез кебек, әмма ул барыбер саклану министрлыгына буйсына. Түрәләр канунның нәрсә икәнен дә белми. Кәгазьдә язылганнар алар өчен суга сәнәк белән язган кебек кенә. Хәзер Русиядә солдатларга тугыз ай инде ай саен тугыз мең сум түлиләр. Ә бу яңалыкны саклану министрлыгы фәрман белән яңа гына беркетеп куйды. Ә тугыз ай буе ничек түләделәр, кем ничек түләде, бу ягы да аңлашылмый. Хәрби полицияне алсак та, теоретик яктан ул ярты ел эшли инде. Ә низамнамәсен яңа гына расладылар", ди Алеткин.

Бигрәк тә кайнар ноктадар куркыта

Русиядәге хөкүмәт телеканаллары армияне илнең горурлыгы, анда барсы да тәртиптә, илеңне саклау горурлык дип тапшырулар алып барса да, журналист ханым сүзләренчә, бүген күпләр баласын хәрби хезмәткә җибәрмәү ягында. Ата-аналарның бик борчылуын әйтә ул.

"Безнең кузаллавыбызда армия хәзер ватанпәрвәрлек хисләре белән сафларда гына йөреп кайта торган урын түгел. Куркып торабыз. Кот алынырга сәбәпләр дә бар. Ул әфганнар, ул чечнялар, ә хәзер менә Украина өстәлде. Эчке һәм тышкы сәясәтләрдән дә армиягә карата бер төрле караш барлыкка килә. Без куркып яшибез. Шулай да, кемнәрдер әйбәт хезмәт итеп кайтучылар да бар, барырга кирәк ди. Ә кемнәрдер анда вакыт әрәм итеп йөрү кирәкми диләр. Безне бигрәк тә кайнар нокталар куркыта. Анда алып китсәләр дигән хәвеф эчне пошырып тора", ди ханым.

* * * *

Тынычлык һәм хокук яклау үзәгенең телефоны: +79178573657. Хәрби хезмәткә чакырылганда һәм армиядә хокук бозу очраклары булганда әлеге телефон аша мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

XS
SM
MD
LG