Accessibility links

Кайнар хәбәр

Армиядә татар башы ниләр күрми?


Чәчләрен "татары" сүзе язып кистергән хәрбиләр
Чәчләрен "татары" сүзе язып кистергән хәрбиләр

Тикшерү комитеты белдерүенчә, Татарстаннан армиягә алынганнар чәч кырдырып "татары" дип яздыруны үзләре сораган. Журналист Ирек Мортазин җинаятьне яшерергә телиләр дип исәпли.

Интернетта күпләрне аптырашта калдыручы татар солдатлары фотосы тарала бара. Беренче мәртәбә бу фото гаскәрдә булып кайтканнарның берсенең ВКонтакте сәхифәсендә февраль-март айларында чыга, әмма тиз генә хуҗасы аны бетереп тә куя. Тик башка урында инде фотоның күчермәсе калган була.

Гаскәр хезмәтен тәмамлаучыларның гаскәргә яңа килүчеләрне мыскыллаган булырга мөмкинлеген тикшерүне сорап март уртасында тапшырылган мөрәҗәгатькә хәрби тикшерү комитеты бернинди тәрбип бозу булмаганлыгын ачыклавы турында белдерү белән җавап биргән.

Тикшерү комитетының җавабы
Тикшерү комитетының җавабы
Тикшерү комитетының Көнчыгыш хәрби округтагы 57-нче хәрби тикшерү бүлеге башлыгы, юстиция подполковнигы Ивановның май аендагы җавабына караганда, фото 16788нче хәрби бүлектә чәч кистерү көнендә төшерелгән, хәрбиләрнең башына "татары" сүзе Татарстаннан хәрби хезмәткә алынганнар соравы һәм фотода сурәтләнүчеләрнең ризалыгы белән язылган. Иванов белдерүенчә, тикшерү барышында сорау алуларда хәрбиләр бу эштә бернинди басым ясау, мыскыллау яки мәҗбүр итү булмаганлыгы турында әйткән.

Журналист Ирек Мортазин Ивановның бу җавабын тиешле дәрәҗәдә тикшерү үткәрмичә җәнҗалны шома гына ябып куярга маташу буларак бәяли. Мортазин Азатлыкка ир яшенә җиткән татарларның үз теләкләре белән чәчләрен шулай кырдыруны сораганлыгына ышана алмыйм, дип белдерде. Бу хәлгә тиешле игътибар бирелмәү аркасында җинаятьне яшереп куярга маташалар кебек, бәлки игътибар җәлеп ителеп яңа тикшерү башларлар дигән өмет белән үземнең LiveJournal битемдә бу мәсьәләне яңадан бер мәртәбә күтәреп карарга теләдем, ди ул.

“Моның бабайчылык күренеше булуы бик ачык күренеп тора. Гомумән, Хабаровскидагы бу хәрби бүлек болай да үзенең кырыс бабайчылык шартлары белән танылган бит”, ди Мортазин.

Соңгы елларда Русия армиясендә татар егетләре белән бәйле куркынычрак тәртип бозу очраклары да булды. Чиләбе өлкәсенең Арыслан авылы егете Руслан Айдарханов, Татарстандагы Алексеевскиның Юеш Көрнәле авылы егете Илшат Усманов армиядән табут белән кайтарылды, кайберәүләр имгәнеп кайтты.

Русия армиясендә милләтара низаглар элек бигрәк тә Чечнядән килгән солдатлар белән бәйле рәвештә чыга иде. Әмма 2011 елда Чечняда хәрби хезмәткә алуны туктаттылар. Татарстан да Чечня кебек үк милли республика һәм Чечняга бирелгән статусны Татарстан да таләп итеп, республикадан егетләрне хәрби хезмәткә алуны туктатуны сорый алыр иде.

Сез Чечнядәге кебек Татарстанда да хәрби хезмәткә чакыруны туктатуны яклар идегезме? Үз фикерегезне Азатлык форумында яки сораштыруында белдерә аласыз.
XS
SM
MD
LG