Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Бүтән чыдый алмыйм. Мине төнлә үтерәчәкләр"


Русиядә ясалма рәвештә сугыштан курку коткысы таратылганда "хәрби хезмәтнең" мәгънәсе дә үзгәрә. Армиядә һәлак булганнарның күбесе өлкәнрәк хезмәттәшләре кулыннан үтерелгән.

Хәрби хезмәткә язгы чакырылыш җәмгыять өчен яңа шартларда бара. Элек тә булган "бабайчылык" галәмәтенә милләтара нәфрәтнең күтәрелүе дә өстәлә.

Түбәндәге егетләр – Русиядәге хәрби хезмәт корбаннары. Аларның күбесе үзләреннән өлкәнрәк хәрбиләр кулыннан һәлак булган. Исән кайтканнары гомерлеккә гарип калган.

Илнар Закиров, Пермь өлкәсеннән чакырылган булган. 2013 елда Хабаровски краенда хезмәт иткәндә кыйнаулар һәм эзәрлекләүгә чыдый алмыйча асылынып үлгән.


Антон Поречкин
, спортчы, көрәшче. 2012 елда Курилда хезмәт иткәндә үзеннән өлкәннәр аны башына көрәк белән сугып үтергән.


Руслан Айдарханов, Чиләбе өлкәсеннән 2011 елда чакырылган. Свердлау өлкәсендә өч ай хезмәт иткәннән соң кире туганнарына табутта кайтарылган. Үзе асылынып үлгән, дип санала. Тәнендәге көчләү эзләрен тикшерү өчен ачылган җинаять эше ябылган.


Дмитрий Бочкарев, Сарытаудан. Бергә хезмәт итүчеләрнең көч куллануыннан үлгән. Аны эзәрлекләүдә гаепләнгән Али Расулов 10 ел төрмәгә һәм Бочкаревның әти-әнисенә 150 мең сум түләүгә хөкем ителде.


Александр Черепанов, Киров өлкәсеннән. Мари Илендә хезмәттә 2011 елда өлкән хәрбиләрнең телефонына 1000 сум салмаган өчен каты кыйналган, соңыннан асылынып үлгән яки асып куелган. Аны бу хәлгә җиткерүдә гаепләнгән кече сержант Петр Завьялов басым ясап акча таләп итүе өчен генә хөкем ителгән.


Роман Казаков, Калуга өлкәсеннән. 2009 елда Ленинград өлкәсендә хезмәт иткәндә аны контрактниклар каты кыйнаган. Соңыннан җинаять эзләрен яшерер өчен Романны эшләп торган машинага утыртып газ җибәргән. Роман исән, әмма инвалид булып калган. Медицина кәгазьләреннән кыйнаулар турында мәгълүмат юкка чыккан, машина сәер шартларда янган. Кыйнарга кушкан өлкәннәр хәрби хезмәттә калган.


Роман Суслов, Омскидан. 2010 елда Хабаровски краена хезмәт урынына барып та җитә алмаган. Поездда барганда ук туганнарына "мине йә үтерәләр – йә гарип булып калам", дигән хәбәр җибәргән. Өч көн узгач, хәрби җитәкчеләре сүзләренчә, "асылынып үлгән". Туганнарының Роман тәнендә кыйнау эзләрен тикшерү турындагы мөрәҗәгатен хәрби прокуратура кире каккан.


Владимир Слободянников, Магнитогорскидан. Югары Пышмадагы хәрби бүлектә эзәрлекләнүче икенче бер яшь хәрбине яклап чыккан. Бу "өлкәннәр"гә ошамаган. Иртәгә үләсе көнне апасына шалтыратып, "Валя, бүтән чыдый алмыйм. Төнлә үтерәчәкләр мине, капитан шулай диде", дип әйткән. Шул төнне Владимир казармада асылынып үлгән.


Мурмански өлкәсендә бу хәрбине чыгышы белән Кавказдан булган икәү мыскыл иткән.


"Системасы шундый, нишлисең. Армия ул – илкүләм гаделсезлекнең бер мисалы гына", дип йомгаклый бу блогны язучы.
XS
SM
MD
LG