Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Җәзалауга каршы комитет" башлыгы Каляпинга йомырка атканнар


Игорь Каляпин
Игорь Каляпин

Мәскәүдә пресс-конференция вакытында "Җәзалауга каршы комитет" исемле төбәкара иҗтимагый оешма башлыгы Игорь Каляпинга йомырка атып чыгыш ясарга мөмкинлек бирмәгәннәр.

Күптән түгел Каляпин, Рамзан Кадыйровны аның сугышчылар туганнарын Чечнядан куып аларның өйләрен юк итү турындагы белдерүе өчен Русия баш прокуратурасы һәм Тикшерү комитетына шикаять итеп хат язган иде.

Каляпин сүзләренә караганда Чечняда шул сылтау белән булса кирәк инде тугыз йорт яндырылган.

Матбугат очрашуын алып барган "Human Rights Watch" оешмасының Мәскәү бүлеге башлыгы Татьяна Локшина "Хәзерге заман" телевидениесенә йомырка атылуын күргәч "җиңел сулап куйганын" әйтте. Локшина бүлмәгә бәреп керүчеләрнең газ балоннары булуыннан курыккан.

XS
SM
MD
LG