Accessibility links

Кайнар хәбәр

Удмуртия мөселманнары диния идарәсенә 20 ел


"Бугенге Удмуртиядә ислам" конференциясе
"Бугенге Удмуртиядә ислам" конференциясе

Ижауда Удмуртия мөфтияте оешуның 20 еллыгына багышланган "Бугенге Удмуртиядә ислам" дип аталган конференциядә республика мөсемланнары узган юлга нәтиҗә ясалды.

Удмуртия мөфтияте оешуга – 20 ел. Әлеге датага багышлап, Ижауда "Бугенге Удмуртиядә ислам" дип аталган конференция узды. Аны республика башлыгы һәм хакимият администрациясе, Русия фәннәр академиясенең Урал бүлегенең Удмурт тарихы, теле һәм әдәбияты институты, Удмуртия мөфтияте белән берлектә уздырды.

Конференциядә Фаиз хәзрәт Мөхәммәтшин чыгыш ясый
Конференциядә Фаиз хәзрәт Мөхәммәтшин чыгыш ясый

Удмуртия мөселманнарының диния нәзарәте илдә халык үз иреген билгеләү юнәлешен алгач барлыкка килде, 1994 елның җәендә республиканың юстиция министрлыгында теркәлде. Удмуртия мөфтие итеп Габдулла хәзрәт Мөхәммәтшин сайланды. 2008 елда Габдулла хәзрәтне, гарәп илләрендә дини белем алып кайткан улы Фаиз хәзрәт алыштырды.

Удмуртиядә мөфтият оешу мәхәлләләр белән эш алып баруга мөмкинлек бирде. Хакимият бинасында узган җыенда ике дистә ел дәвамында Удмуртиядә мөфтият тарафыннан бихисап эшләр башкарылуы билгеләп үтелде. Аеруча республикада милли һәм конфессиональ дуслыкны, халыкара тотрыклылыкны саклап калуда мөфтиятнең роле зур булуы әйтелде.

Ижауның "Иман нуры" мәчетендә дин сабаклары
Ижауның "Иман нуры" мәчетендә дин сабаклары

Бу елларда мөселманнарның дини белем алуга омтылышы үсүен, бу уңайдан төбәкләрдә мәчетләр төзелүен, алар каршында мәдрәсәләр ачылуын билгеләделәр. Шулай ук якшәмбе мәктәпләрендә дин сабагын алучылар саны артуы, аеруча, яшьләрнең дингә тартылуы сизелә, дип басым ясады Удмуртия башлыгы идарәсенең эчке сәяси идарәсе җитәкчесе урынбасары Сергей Ильинский.

Удмуртия башлыгы Александр Соловьевның мөфтиятнең 20 еллыгы уңаеннан котлау сүзләрендә республика мөселманнарының традицион исламны таратуда тарихи эстафетаны дәвам итүләре билгеләнде. "Коръәндә берләшегез диелгән. Бу сүзләр мөфтиятнең девизы булды, барлык башкарган гамәлләрендә сүз белән эш бербөтен булып алып барыла", дип басым ясалган иде котлауда.

Дин әһелләренең регионда татулык, динара дуслык булдыруда ролен билгеләп, Фаиз хәзрәт Мөхәммәтшин, Нәгыйм Каюмов, Нәфис Ихсанов, Илмир Касимовка республика башлыгының рәхмәт хатлары тапшырылды.

"Бүгенге авыр һәм төрле фиркаләр барлыкка килгән заманда дәүләтне саклау, тынычлыкны булдыру, бер-береңне аңлап, кирәк икән ярдәм итеп яшәү – бабаларыбыздан калган амәнәт", дип башлады бераз соңрак әңгәмәне Удмуртия мөселманнары мөфтие Фаиз хәзрәт Мөхәммәтшин.

Мөселманнарның башка милләтләр белән дустанә мөнәсәт һәм дәүләт органнары белән ныклы элемтә булдыруы күп башлангычларда ярдәм итте. Мөселманнарның ихтыяҗларын канәгатьләндерүдә ул мәчет төзелеше яисә мәңгелек йорт өчен урын алуда һәм башка дини гамәлләрен тормышка ашыруда бердәмлек юл ачты.

Үткән гасырның туксанынчы еллары башында ук мөселманнар өчен күңелләрне сөендергән вакыйгаларның берсе – Ижау шәһәренең Азина урамындагы иске мәчетне ярымайлы манара бизәде. Ижауда мөселманнар саны арту сәбәпле, гыйбадәт кылучылар инде иске мәчеткә сыймый башлагач, 1996 елда шушында яңа иман йорты төзелде. "Аны тиз арада гамәлгә кертүдә мөселманнар да, хакимият оешмалары да, башка милләт вәкилләре дә зур ярдәм күрсәтте", диде Фаиз хәзрәт.

Удмуртиянең Кизнәр авылы мәчете
Удмуртиянең Кизнәр авылы мәчете

Бүген Удмуртия мөфтияте каршында рәсми рәвештә эшләп килүче 20 мәчет, 4 гыйбадәт йорты һәм ике гыйбадәт бүлмәсе исәпләнә. Совет чорында, 1944-1990 елларда республикада барлыгы сигез мәхәллә генә булган. Удмуртиядә ислам диненең киң колач җәеп, ачык, курыкмыйча эш итүе үткән гасырның туксанынчы елларында башланды. Нәкъ шушы елларда төбәкләрдә борынгы гыйбадәт йортлары мөселманнарга кире кайтарылды, яңалары төзелә башланды.

Бу уңайдан Алнаш районы Татар Тоймабаш авылы, Глазов районы Тат Парҗы авылы мәчетләрен мисал итеп китерергә мөмкин. Шул ук вакытта иман йортлары бер-бер артлы республиканың төрле төбәкләрендә барлыкка килде. Болар Камбарка районы Кама поселыгы, Кияс районы Тауҗамал авылында, Балезино районы Әхмәди авылларында иске мәчетне сүтеп аның урынына яңасын салдылар.

Кистемдәге яңа (с) һәм иске (у) мәчет
Кистемдәге яңа (с) һәм иске (у) мәчет

Балезино районы Кистем һәм Падера авылларында тарихи мәчетләрне дә саклап калдылар, аның янында яңа гыйбадәт биналары төзелде.

Сюмси районы Килмәздә, Кизнерда, Можгада мәчетләр салдылар, Сарапул шәһәрендә хәтта ике мәчет калкып чыкты, Ижауда тагын ике мәчет төзелде. Аларның берсе "Иман нуры" мәчете инде рәсми ачылып, анда дин кардәшләребез гыйбадәт кыла, дин сабагын ала. Шәһәрнең үзәгендәге мәчетнең ачылуын дин кардәшләребез түземсезлек белән көтә.

"Иман нуры" мәчете
"Иман нуры" мәчете

"Әмма мәчетләр мөселманнар өчен гыйбадәт кылу урыны гына түгел, ул белем алу, балаларны тәрбия кылу, узара аралашу өчен дә бик мөһим урынга әверелде. Хәтта XVIII гасырда Ижау шәһәре төзелешенә килеп урнашкан мөселманнарга, мәчетнең яшәү өчен кирәкле булуын аңлап, завод хисабына гыйбадәтбина салганнар. Имамга заводтан хәтта хезмәт хакы да түләнгән. Бу – Русиядә булган хәл түгел. Төрле төбәкләрдә мәчетләр төзү өчен урын авырлык белән бирелсә, Удмуртиядә бик ансат эшләнгән", диде Фаиз хәзрәт.

Бүген дә иман йортлары төзелешендә катнашучылар күп. Глазовта әлегә кадәр мәчет юк иде. Милләттәшләребез һәм дин кардәшләребез ярдәмендә төзелеш дәвам ителә. Ижау шәһәренең үзәгендә дә гыйбадәт йортын бастыруда иганәчеләрнең өлеше бихисап. Кистемдә, Паюрада, Әхмәди авылларында да мәчетләр салуда ярдәм итүчеләр күп булды. Мөфтият тә мәхәлләләргә мөмкин кадәр ярдәм итә.

Воткински мәчете имамы Мөхәммәтнур хәзрәт Аширов сүзләренчә, шәһәр мәчетен төзекләндерүдә мөфтият төзелеш материаллары белән тәэмин иткән. Әле күптән түгел мәчеткә газ кертүдә дә мөфтият ярдәм иткән.

"Бүген дә мөселманнар җәмгыятьтә үрнәк булып, тормыш итәргә тиеш. Эштә дә, гаиләдә дә, кәсептә дә гаделлекне сакларга кирәк. Болар үз чиратында динне үстерүгә тагын бер адым булачак. Төрле агымнарга кушылмаска, ата-бабаларыбыз юлын дәвам итәргә ышаныч бирәчәк", дигән фикердә мөфтият.

Мөфтият 20 ел дәвамында дини белем һәм тәрбия бирүдә күп эшләр башкарды. Иң мөһиме, динне үстерүгә генә түгел, телебезне саклап калуга да зур өлеш кертте. Мәчетләр каршында оештырылган мәдрәсәләрдә балалар да, өлкәннәр дә дин кануннары белән беррәттән гореф-гадәтләребезне, йолаларыбызны, адәп кагыйдәләрен дә үзләштерде.

Балалар һәм өлкәннәр өчен мәчет каршында беренче дин сабаклары 1980-нче еллар азагында оештырыла. Беренче укучылар төркеменә бары тик 15 кеше генә йөрсә, алга таба инде аларның саны 300-гә җитә. Дин дәресләрендә укучылар да, балалар да ислам нигезләрен, гарәп телен өйрәнә. Иң мөһиме, туган телебездә аралашуны максат итеп куялар, йолаларыбыз, гореф-гадәтләребезне дә өйрәтүне, әхләк кагыйдәләренә дә игътибар юнәлтәләр. Соңгы елларда октябрь аеннан башлап майга кадәр мәчетләрдә якшәмбе көннәрендә йөзләгән мөселман сабакка йөри. Ул гына да түгел, мөселман гаиләләреннән сабыйлар мәчет янында төзелгән 97нче мәктәпнең өченче уку корпусында укыйлар. Әлегә бирегә башлангыч сыйныф балалары гына йөрсә, киләчәктә урта белемне шушында алу мөмкинлеген кайгырталар мөфтияттә. "Әлеге проектны бик вакытлы башлаганбыз", дип сөенечен җиткерде мөфти.

Ижауның җәмиг мәчетендәге бер бәйгедә җиңүчеләрне котлау
Ижауның җәмиг мәчетендәге бер бәйгедә җиңүчеләрне котлау

Дөрес, әлеге мәчет якшәмбе көннәрендә һәм атнасына берничә сәгать татар теле дәресләрендә генә балаларны туган телендә камил сөйләшергә өйрәтә алмый. "Якшәмбе мәктәпләрендә, җомга намазларында вәгазьне рус телендә сөйләргә туры килә. Мин бабайлардан еш кына кызыксынам, оныкларыгыз белән нинди телдә сөйләшәсез дип. Рус телендә дип җавап бирәләр күбесе. Бар нәрсә дә гаиләдән килә. Шуңа да, кайбер ата-аналар татар теле дәресләре хисабына инглиз телен кертергә дигәч, мин моңа каршы чыктым. Польша, Литва татарлары телләрен белмиләр. Хәзер үкенәләр. Без дә шул көнгә калмасак иде", диде Фаиз хәзрәт.

Ижауның Җәмиг мәчетендә спорт залы
Ижауның Җәмиг мәчетендә спорт залы

Балалар һәм яшьләрнең сәламәтлеге турында да кайгырталар мәхәлләләрдә. Ижауда Җәмигъ мәчете янында балалар өчен спортзал ачылды. Анда инде хәзер үк уннан артык төркем төрле спорт секцияләренә йөри. Воткински мәчете имамы Мөхәммәтнур хәзрәт Ашрапов, Можга мәчете имамы Габдрәшит хәзрәт Газизуллиннар да балалар һәм яшьләргә бу уңайдан күп игътибар бирүләрен җиткерде. Алар белән ярышлар уздыралар, үзләре дә шул ярышларда катнашалар. Берничә ел элек Воткински һәм Можга мәчетләренә йөрүчеләр шәһәрләрдә очрашып футбол уйнаганнар.

Яшьләр мәчетләргә тартыла. Ике дистә ел дәвамында бихисап егет-кызларыбыз күңеленә иман сеңдерелде, алар динебезгә нигезләнеп гаилә кора, балалар тәрбияли. Бу эшне республиканың барлык мәхәлләләрендә алып баралар.

Ижауның җәмиг мәчетендә балалар
Ижауның җәмиг мәчетендә балалар

Балаларга дини һәм әхлаки тәрбия бирүдә мәчетләрдә оештырылган бәйгеләр зур урын алып тора. Мөселман гаиләләреннән малай-кызлар Коръән укуда осталыгын, дин нигезләрен ни дәрәҗәдә узләштерүләрен республикакүләм һәм русиякүләм бәйгеләрдә дәлилләде. Җәй айларында төбәкләрдәге мәхәлләләрдән дә яшьтәшләре белән бергә җыелып, белем өстәде, ял итте.

Туксанынчы еллар уртасында бераз дин нигезләрен өйрәнгән балаларны динебез, гарәп теле белән кызыксындыру ниятеннән Коръән укулары, бәйгеләре оештырыла башланды. Җәйге, кышкы каникулларда да балалар өчен ял төркемнәре оештыру гадәткә керде. Биредә дә балаларга аралашу, уйнау өчен дә, сабакларда үткәннәрне кабатлау өчен дә шартлар тудырыла.

Балалардан тыш өлкән яшьтәге дин кардәшләребезгә дә ярдәм итү мөфтиятнең планында. Зәкәт һәм Хәйрия фондлары мохтаҗларга ярдәм итә. Дини бәйрәмнәрдә гарипләр йортында бәйрәм оештыру белән генә чикләнми милләттәшләребез. Мохтаҗларга, авыруларга, картлар йортларында торучыларга даими ярдәм итеп тора.

Дистә еллап дин әһелләре республиканың эчке эшләр министрлыгы белән килешү нигезендә нәтиҗәле эшли. Полиция хезмәткәрләренә мөселманнарның тормыш кагыйдәләрен аңлату – каршылыкларны читләтеп үтәргә мөмкинлек бирә.

Республиканың наркотикларга каршы көрәш идарәсе белән дә килешү – яшьләрне тискәре күренешләрдән саклау өчен зур бер алым. Килешүләр нигезендә җинаять кылучылар белән дә аралашу мөмкинлеге туды. Хәтта тимер чыбык белән уратып алынган, башка кешеләргә керү тыелган булса да, колонияләрдә ике мәчет булдырылды, анда дин дәресләре алып барыла.

"Дөрес, башкарган эшләр күп булса да, әле башка җитешмәгән якларыбыз бар. Аларны киләчәктә дин әһелләре, җәмәгать, милли оешмалар, хакимият оешмалары белән бергә башкарып чыгарга ниятебез", диде Фаиз хәзрәт.

XS
SM
MD
LG