Accessibility links

Полиция Сидней кафесындагы тотыкларны азат итте


Сидней үзәгендәге кафедан кайберәүләрне күтәреп алып чыктылар
Сидней үзәгендәге кафедан кайберәүләрне күтәреп алып чыктылар

Австралия полициясе Сидней кафесында тотык итеп алынган кешеләрне азат итү чарасының тәмамланганын хәбәр итте. Берничә дистә кеше кафеда 17 сәгать тотылды. Аларны корал белән янап тоткан кешенең чыгышы белән Ираннан булуы фаразлана.

Кимендә дүрт кеше яраланган. Полиция кафега һөҗүм вакытында корал һәм тавыш вә яктылык гранаталары кулланылганын раслады. Һөҗүм кафедан тагын берничә кешенең качып котылуыннан соң башланган.

XS
SM
MD
LG