Accessibility links

Кайнар хәбәр

Хәзер машина юк, ә иртәгә акчасы җитмәячәк


Соңгы атналарда чиратлар тулган машина кибетләре киләсе елдан бушап калачак. Кредит процентларының нык артуы машина сәүдәсен өстәмә 20 процентка киметергә мөмкин.

Русия Үзәк банкының рубльне коткару өчен банк процентларын 17 процентка кадәр күтәрүе болай да авыр хәл көткән машина кибетләренә бик зур зыян китерәчәк. Моңарчы 2015 елда Русиядә җиңел машиналар сату 10 процентка кимер дип көтелгән булса, белгечләр фикеренчә, Үзәк банк артыннан илдәге банкларның машина кредитлары процентын кисәк күтәрүе машина сатуны тагын 20 процентка киметергә мөмкин.

Соңгы көннәрдә күп кенә банклар машина кредитлары процентларын кисәк күтәреп 20-35 процентка җиткерде. 2013 елда Русиядә сатылган җиңел машиналарның 45ләп проценты кредитка алынган булса, быел банк процентлары күтәрелгәнчегә кадәр үк кредитка сатылучы машиналар өлеше 20 процентка гына калган иде.

2015 елда күп кенә машина кибетләре ябылырга йә кечерәергә мәҗбүр булачак, машина җитештерүчеләр һәм сатучыларга хезмәткәрләр санын киметергә туры киләчәк. Аның каравы ноябрь-декабрь айларында рубльнең бәясе кисәк төшү сәбәпле Русиядәге машина кибетләре халык белән тулды.

Акчалары булган кешеләр бәяләрнең тиздән кисәк югары сикерәчәген, рубльнең сатып алу мөмкинлеге нык кимиячәген аңлап нәрсә дә булса сатып алып калырга ашыга. Кемнеңдер акчасы бер капчык он, кемнекедер телевизор, телефон яки йорт җиһазы алырга җитсә, акчасы күбрәк булганнар яки машинага дип акча җыя килгәннәр өчен соңгы атналарда машина сатып алу иң отышлы гамәл булды. Рубльнең бәясе шул кадәр кисәк төште ки, машина кибетләре аның артыннан бәяләрне күтәреп өлгерә алмады.

Бу атнада инде күп кенә машина сату ширкәтләре үзләрендә булган машиналарының сатылып беткәнлеген белдерде. Азатлык хәбәрчесе Казанның Азино бистәсендәге машина кибете янында Татарстанның бер районыннан килеп бар шәһәр кибетләре буйлап машина эзләп йөрүче ханыма юлыкты.

Татарстан машина кибетләрендә дә кытлык
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:38 0:00

Русиянең Казакъстан яки Беларуска якын өлешләрендә машина кибетләрен (башка кибетләрне дә) бушатуга Русия белән Таможня берлегендә булган әлеге ике республика халкы да ярдәм итте. Русия рубле доллар белән еврога карата гына түгел, казакъ тенгесе белән Беларус рублена карата да төште. Нәтиҗәдә бу республикаларда яшәүчеләр тауар алырга Русиягә агыла. Казакълар машина алырга Русиягә йөри башлау сәбәпле Казакстанның үзендә дә сатучылар машина бәяләрен бераз төшерергә мәҗбүр булган.

Петербурдагы машина ясау ширкәтләрендә инде ике ай рәттән җитештерү 20 процентка кимегән. Шул ук вакытта АвтоВАЗ җитештерүне киләсе елда 20 процентка арттырырга җыена. Моны Русия халкының ярлылануы сәбәпле яхшырак машиналардан баш тартырга, арзанлырак Lada машиналары сатып алырга мәҗбүр булачагы белән аңлатып була. Ladaлар моңарчы да Русиядә иң күп сатылган машиналар иде.

XS
SM
MD
LG