Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Чәкчәк музее Казан кунакларына да кызык"


"Чәкчәк музее Казан кунакларына да кызык"
please wait

No media source currently available

0:00 0:03:12 0:00

Америка кешесе Чәкчәк музее турында ни уйлый?

Азатлык хәбәрчесе Казанда эшләүче яшь американ галиме белән Чәкчәк музеена барып, аның фикерләрен һәм тәэсирләрен белеште.

Казанда күптән түгел ачылган Чәкчәк музее әкренләп популярлаша бара. Татар бистәсендә урнашканга күрә анда туристлар күп керә. Музейда кыскача Казан шәһәре һәм татар халкы тарихы белән таныштыралар, чәкчәк һәм башка татар ризыклары турында сөйлиләр. Шулай ук анда элеккеге татар авылы йорты интерьеры күрсәтелә. Ахырда кунакларны самавыр чәе, чәкчәк, бавырсак, как белән сыйлыйлар.

Чит ил кешеләре татар авылы йортыннан нинди тәэсирләр белән чыга? Бу сорауга җавап табыр өчен Азатлык хәбәрчесе АКШтан Казанга килгән яшь галим Гарри Гуадагноло белән әлеге музейга барды һәм соңыннан аның фикерләрен белеште. Гарри Казанда татар тарихын өйрәнгән. Ул музейдан калган тәэсирләре белән уртаклаша.

XS
SM
MD
LG