Accessibility links

Кайнар хәбәр

Стәрлетамакта сәнгатьле уку бәйгесе узды

Тугызынчы сыйныфлар арасында җиңүче Бәләбәй татар гимназиясе укучысы Илдус Хәбибрахманов

19 декабрьдә Башкортстанның Стәрлетамак шәһәрендә мәктәп укучылары һәм көллият студентларының сәнгатьле уку бәйгесе узды. Чараны уку йортының татар-чуаш бүлеге оештырды.

Башкортстан дәүләт университетының Стәрлетамак бүлекчәсендә тугызынчы, унынчы һәм унберенче сыйныф мәктәп укучылары, көллият студентларының сәнгатьле уку бәйгесе узды. Чараны оештыручы татар-чуаш кафедрасы мөдире, филология фәннәре кандидаты, доцент Илсур Мансуров:

“Беренче тапкыр мондый чараны узган ел үткәргән идек. Ул елны Экология елы иде. Шуңа бәйгенең төп темасы да экология, тирә-як мохитне саклау, табигать гүзәллегенә мәдхия шигырьләре булды. Монысында тематиканы чикләмәдек, шигырьләр сайлау буенча тулысынча ирек булды, шуңа кызыграк, мавыктыргычрак та үтте кебек. Киләчәктә дә без сәнгатьле уку бәйгесен әлегечә һәр елның декабрь аенда уздыруны дәвам итәчәкбез һәм ул традициягә керер дип уйлыйм.

Тагын шунысы үзенчәлекле - бәйгедә яңгыраган шигырьләр фәкать Башкортстанда яшәүче татар шагыйрьләренеке булды. Без моны республикада яшәүче шагыйрьләребезнең иҗатын халыкка җиткерү, нәфис сүз аша әдәбиятка мәхәббәт уяту максатыннан да эшләдек”, диде.

Көллият студентлары арасында бәйгедә беренче урынны Стәрлетамак мәдәният көллияте студенты Айнур Синагулов алды. Тугызынчы сыйныфлар арасында Бәләбәй татар гимназиясе укучысы Илдус Хәбибрахманов җиңүче булды. Ун-унберләр арасында беренчелекне Стәрлетамак шәһәренең 3нче санлы мәктәбе укучысы Лилиана Кәримова яулады. ​

Бәйгегә йомгак ясау өлешендә Уфадан барган һәм Стәрлетамакта яшәүче шагыйрьләр катнашты. Чарада Салават Юлаев премиясе лауреаты, язучы Таңчулпан Гарипова, Башкортстан дәүләт университетының татар филологиясе кафедрасы доценты, шагыйрә Лилия Сәгыйдуллина, шагыйрьләр Эльверт Хәмәтшин, Вәрис Акбашев, Стәртетамакта яшәп иҗат итүче шагыйрьләр Рәсим Шәфи, Рита Фәткуллина һәм Земфира Муллаяновалар да катнашты. Алар шигырьләрен укып ишеттерде, сорауларга җавап бирде. Бәйгедә җиңүчеләр бүләкләрне шагыйрьләр кулыннан алды.

Стәрлетамакта яшәп иҗат иткән шагыйрь һәм журналист Мариус Максютов истәлегенә ел саен студентларга стипендия тапшырыла. Быел аны шагыйрьнең кызы Гүзәл Максютова тапшырды. Беренче урынга бер, икенче урынга ике, өченче урынга өч кешегә бүләкләр тапшырылды.

Ябылу тантанасында Стәрлетамак мәдәниятһәм сәнгать көллияте укытучысы Рафаэль Самиков осталык дәресе күрсәтеп, сәнгатьле итеп Мостай Кәрим шигырләрен сөйләп күрсәтте. Шушы ук шәһәрдә яшәүче Сәйдәш Сәсәнбаев бик оста итеп флейта һәм думбырада милли көйләр башкарды.

Чара күмәк “Туган тел” җырын башкару белән тәмамланды.

Стәрлетамакта сәнгатьле уку бәйгесе узды

Бәйгедә катнашучылар
1/16 Бәйгедә катнашучылар
Башкортстанның Стәрлетамак шәһәрендә мәктәп укучылары һәм көллият студентларының сәнгатьле уку бәйгесе узды. Чараны уку йортының татар-чуаш бүлеге оештырды.
БДУның Стәрлетамак бүлекчәсе татар-чуваш бүлеге мөдире, филология фәннәре кандидаты, доцент Илсур Мансуров
2/16 БДУның Стәрлетамак бүлекчәсе татар-чуваш бүлеге мөдире, филология фәннәре кандидаты, доцент Илсур Мансуров
Башкортстанның Стәрлетамак шәһәрендә мәктәп укучылары һәм көллият студентларының сәнгатьле уку бәйгесе узды. Чараны уку йортының татар-чуаш бүлеге оештырды.
Җиңелү кызык түгел
3/16 Җиңелү кызык түгел
Башкортстанның Стәрлетамак шәһәрендә мәктәп укучылары һәм көллият студентларының сәнгатьле уку бәйгесе узды. Чараны уку йортының татар-чуаш бүлеге оештырды.
Салават Юлаев премиясе лауреаты, язучы Таңчулпан Гарипова
4/16 Салават Юлаев премиясе лауреаты, язучы Таңчулпан Гарипова
Башкортстанның Стәрлетамак шәһәрендә мәктәп укучылары һәм көллият студентларының сәнгатьле уку бәйгесе узды. Чараны уку йортының татар-чуаш бүлеге оештырды.
Тугызынчы сыйныфлар арасында җиңүче Бәләбәй татар гимназиясе укучысы Илдус Хәбибрахманов
5/16 Тугызынчы сыйныфлар арасында җиңүче Бәләбәй татар гимназиясе укучысы Илдус Хәбибрахманов
Башкортстанның Стәрлетамак шәһәрендә мәктәп укучылары һәм көллият студентларының сәнгатьле уку бәйгесе узды. Чараны уку йортының татар-чуаш бүлеге оештырды.
Бәйгедә катнашып икенче урынны алучы Айгөл Вәлиева
6/16 Бәйгедә катнашып икенче урынны алучы Айгөл Вәлиева
Башкортстанның Стәрлетамак шәһәрендә мәктәп укучылары һәм көллият студентларының сәнгатьле уку бәйгесе узды. Чараны уку йортының татар-чуаш бүлеге оештырды.
Студентлар арасында икенче урынны алучы Әдилә Абдуллина
7/16 Студентлар арасында икенче урынны алучы Әдилә Абдуллина
Башкортстанның Стәрлетамак шәһәрендә мәктәп укучылары һәм көллият студентларының сәнгатьле уку бәйгесе узды. Чараны уку йортының татар-чуаш бүлеге оештырды.
Югары сыйныфлар арасында җиңүче Лилиана Кәримова
8/16 Югары сыйныфлар арасында җиңүче Лилиана Кәримова
Башкортстанның Стәрлетамак шәһәрендә мәктәп укучылары һәм көллият студентларының сәнгатьле уку бәйгесе узды. Чараны уку йортының татар-чуаш бүлеге оештырды.
Студентлар арасында җиңүче Айнур Синагулов
9/16 Студентлар арасында җиңүче Айнур Синагулов
Башкортстанның Стәрлетамак шәһәрендә мәктәп укучылары һәм көллият студентларының сәнгатьле уку бәйгесе узды. Чараны уку йортының татар-чуаш бүлеге оештырды.
Югары сыйныф укучысы башкарып беренчелекне алган шигырь авторы, җирле шагыйрә Земфира Муллаянова
10/16 Югары сыйныф укучысы башкарып беренчелекне алган шигырь авторы, җирле шагыйрә Земфира Муллаянова
Башкортстанның Стәрлетамак шәһәрендә мәктәп укучылары һәм көллият студентларының сәнгатьле уку бәйгесе узды. Чараны уку йортының татар-чуаш бүлеге оештырды.
Җиңүчеләрне бүләкләү
11/16 Җиңүчеләрне бүләкләү
Башкортстанның Стәрлетамак шәһәрендә мәктәп укучылары һәм көллият студентларының сәнгатьле уку бәйгесе узды. Чараны уку йортының татар-чуаш бүлеге оештырды.
Мариус Максютов исемендәге стипендия тапшыру
12/16 Мариус Максютов исемендәге стипендия тапшыру
Башкортстанның Стәрлетамак шәһәрендә мәктәп укучылары һәм көллият студентларының сәнгатьле уку бәйгесе узды. Чараны уку йортының татар-чуаш бүлеге оештырды.
Осталык дәресе күрсәтүче Рафаэль Самиков
13/16 Осталык дәресе күрсәтүче Рафаэль Самиков
Башкортстанның Стәрлетамак шәһәрендә мәктәп укучылары һәм көллият студентларының сәнгатьле уку бәйгесе узды. Чараны уку йортының татар-чуаш бүлеге оештырды.
Думбырачы Сәйдәш Сәсәнбаев
14/16 Думбырачы Сәйдәш Сәсәнбаев
Башкортстанның Стәрлетамак шәһәрендә мәктәп укучылары һәм көллият студентларының сәнгатьле уку бәйгесе узды. Чараны уку йортының татар-чуаш бүлеге оештырды.
Татар бүлеге студентлары милли җырлар башкара
15/16 Татар бүлеге студентлары милли җырлар башкара
Башкортстанның Стәрлетамак шәһәрендә мәктәп укучылары һәм көллият студентларының сәнгатьле уку бәйгесе узды. Чараны уку йортының татар-чуаш бүлеге оештырды.
Күмәкләп “Туган тел” җырын башкару
16/16 Күмәкләп “Туган тел” җырын башкару
Башкортстанның Стәрлетамак шәһәрендә мәктәп укучылары һәм көллият студентларының сәнгатьле уку бәйгесе узды. Чараны уку йортының татар-чуаш бүлеге оештырды.
Previous slide
Next slide

XS
SM
MD
LG