Accessibility links

Кайнар хәбәр

Илдар Таһиров: "Максатка инанырга кирәк"


Илдар Таһиров Азатлыкта
Илдар Таһиров Азатлыкта

"Мин – Рудольф Нуриев түгел, мин – Илдар Таһиров" диде Азатлыкта очрашкач бу егет. 19 яшьлек Илдарның язмышы инде бүген үк кызыклы һәм гыйбрәтле.

Өч ел элек 16 яшьлек Илдар дуслары белән дөньяның 20дән артык илендә барган реалити-бию тамашасын карап утырганда "эх, шул тамашаны берәр илдә залда барып күрергә иде" дип хыяллана. Авторлары АКШтан булган "Биисеңме?" ("So you think you can dance") исемле тамаша Русиядә юк. Бер ел да узмый, Илдар Таһиров Киевта бу тамашада катнашыр өчен сайланган 100 кеше арасына эләгә, аннары беренче егермелеккә керә һәм финалга чыга. Проектка гариза җибәрү вакыты тәмамланган булса да, Илдарның бергә биегән бер дусты аның исеменнән яшереп кенә оештыручыларга хат җибәргән була. Яшь биюче шуннан соң күптән көткән, барыбер булдырырмын дип инанган тормышына башы белән чума. "Биисеңме?" реалити-бию проектында туры эфирларның берсендә Илдар таракан булып бии.


Йошкар-Олада туып үскән бу егет балачагында көн дә мәктәптән урын өстендә яткан дәү әнисен карарга дип чабып кайта. Биергә дә соңрак, 10 яшьтә генә йөри башлый. Тәбәнәк буйлы ябык кына бу малай мәктәптә дә беркем белән уртак тел таба алмый. Кечкенә чактан ук аның биисе килгән, әмма үзе тирәсендә андыйлар булмаганга мәктәптә дә кыерсытылган.

Үз юлын табарга булышкан берничә кешегә рәхмәтле ул. Илдарның әнисе үз вакытында биюче булырга Петербурда укып бетермәгән, кияүгә чыгып ике бала тапкач (Илдарның бертуган абыйсы бар) карьерасын дәвам итә алмаган. Әнисе аны классик балет мәктәбенә түгел, заманча балетка йөрергә үгетләгән. Йошкар-Оладагы остазы Жанна Шуталевага бик рәхмәтле ул. Укытучының гомер буе соло бию куясы килгән. Илдар белән генә андый биюнең уңышлы булачагына ышанган ул һәм ялгышмаган. Илдар тагын бер кешегә рәхмәтле – әнисенең сеңлесенә.

Илдар Таһиров Азатлык студиясендә
Илдар Таһиров Азатлык студиясендә

"Апам мине гел куып йөртте, бик каты булды минем белән. Мәктәптә мине кыерсыталар иде, аның өчен "син үзең гаепле" ди торган иде. "Башкалар кебек бул" дип өйрәтте. Мин ачудан гел аңа каршы эшли идем, ләкин үпкәләми идем. Ничә институт бетергән апам хәзер бензин станциясендә эшли, жәллим дә мин аны", ди Илдар.

Илдар максатка ирешергә теләгәннәргә "ышану" белән "инану" сүзләре арасындагы аерманы аңларга кирәк ди.

"Ышану тиз бетә. Авырлыкларга каршы тора алмаганнарда бигрәк тә. Максатка ирешергә теләүчеләр аның шулай булачагына инанырга тиеш."

Скрипка кибетенә чират

Илдарның соңгы еллардагы уңышлары баш әйләндергеч. Боларны ул үзе дә аңлый. Төрле бәйгеләрдә катнашыр өчен туганнардан акча сорап торулар да, әти-әнисенең үзләренә кирәк әйберне алмыйча булганын Илдарга биреп барулар да... Киевтагы проектта йокламый һәм ашамыйча эшләгәннәрен сөйләде ул.

"Испаниягә бер бәйгегә әзерләнәм. Моны укытучым белән үзем генә беләм, башка беркемгә дә әйтмәдек. Юлына һәм анда катнашу бәясенә акча кайдан алырга? Бер көнне бабам янына кереп чыкканда хәлләрне сораша башлагач шуны сөйләдем. Бабам икенче көнне мине бер кеше янына алып барды. Ул кешенең исеме Фаил Хәнәфиев иде. Ул миңа юлга акча бирде. Бабайдан сорыйм – кем ул, нишләп акча бирә ул миңа, син аны кайдан беләсең, дим. Улым, татар кешесе ул, татар татарга ярдәм итә шулай кирәк чакта, диде. Бабам да ул кеше белән якыннан таныш түгел икән", ди Илдар. Испаниядәге бәйгедән Илдар Таһиров җиңеп кайтты.

Үз киләчәген ул Европа яки АКШта күрә. Алда аны Швейцария һәм Нью- Йоркта укулар, бу илләрнең сәхнәләрендә чыгышлар көтә. Дәүләтләр чикләрен танымаган дөньяда яшәүче Илдарның халыкара сәясәткә үз карашы бар.

"Илләр арасында булган каршылыкларга бәя бирергә минем хакым юк. Мин – биюче, минем миссиям башка. Осталыгымны, энергиямне кемнедер мактауга яки кемнедер тәнкыйтьләүгә түгәр хәлем юк", ди ул.

Илдар Таһиров Русия һәм Украинада халыкка балет һәм опера сәнгате кирәк түгел дип саный.

"Опера һәм балетка эләгә алмыйча бер ел алдан билетлар алынган, кешеләр теге яки бу тамашаны карар өчен йөзләгән чакрым барырга риза булган илдә эшлисем килә минем. Әлегә бу Русия халкы өчен скрипка кибетенә чиратка басу кебек. Ягъни мөмкин түгел", диде Илдар.

Аны еш кына халыкара сәхнәләрдә чыгыш ясаганда Рудольф Нуриев белән чагыштыралар икән. Илдарның исә "Илдар Таһиров" буласы килә.

XS
SM
MD
LG