Accessibility links

Кайнар хәбәр

Украина җитәкчелеге сепаратистларга амнистия уздырырга ниятли


Украина хакимиятләре якын көннәрдә илнең көньяк-көнчыгышы сепаратистлары өчен амнистия игълан итәргә ниятли. Әмма бу амнистиягә бары тик украин хәрбиләренә һөҗүм итмәгән һәм хокук саклаучылар белән хезмәттәшлек итәргә әзер булучылар гына эләгәчәк. Бу хакта "112 Украина" телеканалы эфирына Украина иминлек һәм саклану шурасы спикеры Андрей Лысенко белдерде.

Амнистия 5 сентябрьдә Минскида узган сөйләшүләр нәтиҗәсендә кабул ителгән карарның бер пункты булып тора, әмма ул хәзергә кадәр тормышка ашырылмаган. Югары Рада 16 сентябрьдә амнистия турында канун кабул итте, әмма ул парламентның ул вакыттагы спикеры Александр Турчинов тарафыннан имзаланмады һәм президент Петр Порошенкога тапшырылмады.

Амнистия турында мәсьәлә 24 декабрьдә Минскида узган Украина низагын хәл итү турында өч яклы сөйләшүләр көн тәртибенә кертелмәгә иде. Анда бары тик 225 кулга алынган сепаратистларны 150 украин хәрбиенә алыштыру турында гына сүз булды.

XS
SM
MD
LG