Accessibility links

Кайнар хәбәр

Прокуратура Азатлыкның Бакыдагы бюросын мөһерләп япты


Азатлык радиосының Бакы бюросында тентү
please wait

No media source currently available

0:00 0:00:25 0:00

Азәрбайҗан прокуратурасы Азат Европа/Азатлык радиосы азәрбайҗан редакциясенең (Азадлыг радиосы) Бакыдагы бюросында тентү уздырганнан соң аның ишекләрен мөһер белән бикләп китте.

26 декабрьдә Бакыда җирле вакыт белән иртәнге 10.30да (Казанча 9:30) Азәрбайҗан баш прокуратурасының уннан артык хезмәткәре кораллы полиция хезмәткәрләре белән Азат Европа/Азатлык радиосы азәрбайҗан редакциясенең (Азадлыг радиосы) бюросына килеп тентү уздырды.

Азатлык хәбәрчеләре белдерүенчә, алар тентүгә рөхсәт кәгазе күрсәткән һәм cейфны ачтырып, андагы документларны, мөһерне алган. Алар бюрода булган 20ләп журналистның барысына да бер бүлмәдә җыелырга кушкан.

Тентү уздыручылар Азатлык радиосының чит илдән финансланучы оешма буларак тикшерелүен әйткән.

Барлык эчке телефоннар һәм интернет сүндерелгән. Бюро хезмәткәрләренә компьютер янына килергә рөхсәт ителмәгән. Соңрак аларны чыгарып җибәргәннәр, әмма тентү дәвам иткән. Ахырда прокуратура вәкилләре бюроны бикләп, ачмасыннар өчен тамга салып, мөһерләп киткән.

Кенан Алиев
Кенан Алиев

"Бакыдагы бюро эше әлегә туктатылган. Киңкүләм мәгълүмат чаралары һәм хөкүмәткә карамаган оешмаларга басым инде күптән дәвам итә. Безнең бер програмны алып баручы хәбәрчебез Хәдичә Исмаилова кулга алынды. Без моны ирекле мәгълүмат чарасына басым буларак кабул итәбез", диде Азатлык радиосының азәрбайҗан хезмәте мөдире Кенан Алиев.

Азат Европа/Азатлык радиосы корпорациясе җитәкчеләренең берсе Ненад Пеич прокуратура уздырган гамәлләрне хөкем итте һәм моны "Азәрбайҗанның үз өстенә алган халыкара стандартларны һәм җаваплылыкны бозуы" дип бәяләде.

"Бу безнең авызыбызны томаларга тырышуның беренче генә очрагы түгел, әмма без киләчәктә дә азәрбайҗаннарны ирекле мәгълүмат алу хокукы белән тәэмин итү һәм яңалыкларны тыңлаучыларыбызга җиткерү өчен бар тырышлыгыбызны куячакбыз”, диде ул.

XS
SM
MD
LG