Accessibility links

Кайнар хәбәр

Freedom House: Евразиядә авторитар хакимиятләр ныгый


Freedom House үзенең еллык хисабында Үзәк Европа һәм Үзәк Азия илләрендә җитәкчеләрнең авторитар ысуллар белән идарә итүе арта баруга борчылу белдерә.

Дөньяда кеше хокуклары торышын күзәтеп баручы бу оешма авторитар хакимият арту нәтиҗәсендә коррупция, матбугатта цензура һәм сәяси оппозициягә каршы көч куллану да арта, ди.

Евразиядәге 29 илдә демократия торышы турында “Күчеш чоры илләре” дип аталган бу хисапта ул илләрдә ватандашлар җәмгыяте өчен шартларның начарая баруы тәнкыйтьләнә.

Сильвана Һэбдэнк-Колажковска
Сильвана Һэбдэнк-Колажковска
Хисапны әзерләү эшен җитәкләгән Сильвана Һэбдэнк-Колажковска Азатлыкка: “Евразиядә 2012 елда без авторитар җитәкчелекнең ватандашлар җәмгыяте эчшәнлеген агрессив рәвештә бастыруын күрдек. Барлык күрсәткечләргә караганда иң зур үзгәрешләр ватандашлар җәмгыятен бастыру белән бәйле. Кайбер очракларда бик ныклы авторитар режимнар ватандашлар җәмгыятен тагын да ныграк чикләүче яңа кануннар чыгарды. Гадәттә бу кануннар җыеннар үткәрү ирегенә каршы юнәлтелде. Кайбер очракларда протест белдерүчеләргә каршы көч кулланылды”, диде.

Дэвид Крэмер
Дэвид Крэмер
Freedom Houseның җитәкчесе Дэвид Крэмер Владимир Путинның былтыр президент кәнәфиенә кире кайтуы белән “Русия халкына каршы Советлар Берлеге җимерелгәннән соңгы иң кырыс репрессияләр башланды”, ди.

Аның әйтүенчә, Путин үз кулында булган парламентны, медианы һәм юстиция системын сәяси оппозицияне һәм ватандашлар җәмгыятен авызлыклау максатында яңа чаралар өчен куллана һәм төбәктәге башка илләрнең җитәкчеләре дә аның үрнәгенә иярә.

Җыеннар үткәрү иреген, дини эшчәнлекне һәм хөкүмәттән бәйсез оешмаларны чикләүче яңа кануннар Русиядә генә түгел Казакъстан, Беларус, Азәрбайҗан һәм Таҗикстанда да чыккан. Бу илләрнең бишесендә дә ватандашлар җәмгыяте күрсәткечләре түбән тәгәрәгән.

Бу юлы да төбәктә ватандашлар җәмгыяте өчен шартлар иң начар булган илләр дип Үзбәкстан һәм Төрекмәнстан атала.

Азәрбайҗан, Таҗикстан һәм Беларус хакимияткә дошман дип саналганнарны җәзалауны арттырган өчен, Казакъстан эшчеләрне оештыручы активистларны бастырган өчен тәнкыйтьләнә.

Шул ук вакытта төбәктәге кайбер илләрдә уңай үзгәрешләр дә күзәтелгән. Грузия белән Әрмәнстанда тарафларның сайлау кампаниясе мөмкинлекләрен һәм медиада яктыртуны тигезләүче яңа сайлау кануннары чыгу белән сайлауларда көндәшлек һәм гаделлек артты, диелә.

Шулай да, Freedom House хисабына караганда, Украинадагы парламент сайлавы сәяси эзәрлекләүләр, канунны төрлечә куллану, ришвәтчелек һәм рәсмиләрнең башкача канун бозулары белән тарихка кергән.
XS
SM
MD
LG