Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиядә аракыга бәя төшә. Бюджет тутырумы, халык зиһенен томалаумы?


Мәскәүдә аракы сатучы киоск
Мәскәүдә аракы сатучы киоск

Белгечләр бәя төшереп кенә ялган аракы эчүчеләр кимемәячәк, эчүчелек артачак кына дип белдерә.

Русиядә 2015 елның 1 февраленнән ярты литр аракы 185 сум торачак. Бүген исә 220 сумга саталар. 28 градустан югарырак булган башка хәмерле эчемлекләрнең дә бәяләре төшәчәк, дип белдерә Федераль хәмер базарын көйләү идарәсе. Русиядә 2009 елдан бирле хәмерле эчемлекләргә бәяләр гел артып торды.

Бөтен нәрсәгә, хәтта ипигә дә бәя күтәрелгәндә, ни сәбәпле хәмерле эчемлекләрнең бәяләрен төшерәләр соң? Баксаң, Русия җитәкчелеге моның сәбәбен бик гади генә аңлата. 24 декабрьдә Русия президенты каршындагы мәдәният һәм сәнгать шурасы утырышында аракы акцизыннан кергән акчаларны мәдәни чаралар өчен тотарга кирәк дигән сүз күтәрелгәч, Владимир Путин ​"хәмерле эчемлекләргә бәя күтәрү ялган аракы ясауны арттырачак кына" дип белдергән иде. Һәм шул сәбәпле аракыга бәяне төшерергә карар кылганнар булып чыга.

Татарстанның Теләче һәм Сарман районнарындагы кибетчеләр бөтен нәрсәгә бәя күтәрелгәндә авыл халкы өчен 185 сумның да зур акчалар икәнен әйтә. "220 сумга алмаганнар, 185 сумга да алмаячак. Ничек ялган аракы эчкән булсалар, шулай ук эчәчәкләр. Идән асты аракысы 100 сум гына тора дип сөйлиләр. Аракы сату соңгы ике ел эчендә якынча 40%ка кимеде аңа карап исерекләр кимемәде бит”, дип белдерде Теләчедәге кибетче.

Русиядә аракы җитештерүче ширкәтләрнең берсе
Русиядә аракы җитештерүче ширкәтләрнең берсе

Удмуртиянең хәмерле эчемлекләр җитештерү ширкәтендә эшләүче бухгалтер да Азатлыкка (ул исемен һәм кайда эшләвен күрсәтмәскә үтенде) соңгы бер-ике ел эчендә идән астында җитештерелгән аракы күбәю сәбәпле акцизлы аракы сатуның кимүен белдерде. "Минем танышлар арасында да акцизсыз аракы сатучылар бар. Ялган аракы дигәннән, 90 градуслы спиртны су белән бутыйлар да шуны 1,5 йә 5 литрлы савытларга тутырып саталар. Аның ярты литры 50 сумнар тирәсе генә тора. Кеше кыйбатлы аракы алуга караганда, арзанлыны кулай күрә", ди әлеге ханым.

Русия җитәкчелегенең аракыга бәя төшерүенең хикмәтле ягы да бар икән. Баксаң, акцизга, ягъни аракы саткач җитештерүчеләрнең дәүләткә тапшыра торган акчалары кимеми, ширкәтләр элек һәр аракы шешәсеннән ничек 100 сумны хөкүмәткә биреп барган булсалар, бәя төшкәч тә шул ук сумнарны тапшырырга туры киләчәк. Димәк, бәя төшкәнгә аракы эчүчеләр күбәергә һәм дәүләткә китә торган акча да артырга мөмкин.

Русиядәге кибетләрдә "Путинка" аракысы
Русиядәге кибетләрдә "Путинка" аракысы

Русия җитәкчелеге икътисади кризиста котылырга теләп каян акча табыйм икән дип баш вата. 30 декабрь көнне дөнья базарында Brent маркалы нефтьнең мичкәсен 57 долларга саттылар. Нефть һәм газ сату Русия бюджетының яртысыннан артыгын тәшкил иткәнгә, соңгы айларда нефтькә бәя төшү, мөгаен, түрәләргә казнаны тутыру өчен акчаны башка җирдән, шул исәптән хәмерле эчемлек сатудан да эзләргә этәрә. Русиянең икътисади үсеш министры Алексей Улюкаев 2015 елда инфляция ике урынлы саннан (10%тан) ким булмаячак диде.

Удмуртиянең хәмерле эчемлекләр җитештерү ширкәтендә эшләүче бухгалтер ханым бәя төшерүнең төптән уйланмаганын, бары тик хөкүмәт кесәсенә керә торган акчаны арттыру гына кайгыртылганын әйтә.

"Безгә 180 сумның 100 сумын дәүләткә тапшырып баргач, киләчәктә зыянга гына эшләргә туры киләчәк. Аның өстәмә кыйммәт салымын (НДС) һәм башка салымнарны да түләргә кирәк булачак. Аракының чын бәясе 20-30 сум гына аның. Бүген болай да чыгымнар артты. Әле шушы араларда гына шешәләргә, бөкеләргә һәм җитештерүдәге башка кирәк-яракка да бәяләр күтәрелде", дип белдерде әлеге ханым. Ул хәмерле эчемлекләр җитештерүгә карата дәүләт сәясәте үзгәрмәсә кайбер җитештерүчеләрнең ябылачагын да кире какмый.

Татарстанның наркология хастаханәсе баш табибы урынбасары Степан Криницкий аракыга бәяне төшерү берсүзсез эчүчелекне арттырачак кына дип белдерә. Үзләрендә булган мәгълүматларга күрә, ул соңгы бер ел эчендә эчүчелек белән чирләүчеләрнең 10%ка артуын әйтә. "Русия хөкүмәтендә дә һәм Русия думасында да хәмерле эчемлекләр сатуны хуплаучылар күп, шуңа алар бәя төшерү ягын гына карый хәзер", ди Криницкий.

Аның фикеренчә, Русия җитәкчелеге чыннан да халык эчмәсен дип теләсә, бу юлны үткән илләр, мисал өчен, Финляндия тәҗрибәсен кулланыр иде. "Хәзер аракының бәясе Советлар заманындагы шикелле булырга тиеш. Ул вакытта автобуска билет 4 тиен, ә аракы 4 сум иде. Шәһәрдә уртача 40 мең кешегә унбердән кичке җидегә кадәр эшли торган бер кибет һәм анда бары тик 21 яшьтән соң булганнарга гына хәмерле эчемлекләр сатылырга, ә аракының бәясе 600 сум булырга тиеш. Финляндиядә нәкъ шулай һәм алар алкоголизмны җиңде", ди Криницкий.

Искәндәр Ясәвиев
Искәндәр Ясәвиев

Социологлар бәяләр күтәрелгәнгә 2015 елда халык арасында ризасызлыклар артырга мөмкин дип белдерә. Ризасызлык халыкны урамнарга чыгарга этәрү шиге дә бар. Русия җитәкчелеге аракыга бәя төшереп, халык алдында килеп туган проблемнарны эчү белән томаларга теләми микән дигән сорау да туа.

Казан федераль университеты галиме, социология фәннәре докторы Искәндәр Ясәвиев фикеренчә, хәмерле эчемлек кулланып күңел төшенкелеген басарга тырышу русияләр өчен гадәти хәл.

"Хәмерле эчемлекне күп эчкәннәр белән идарә итү дә җиңелрәк. Кешеләр тормыш авырлыкларын аракы эчеп басарга тырыша. Хакимиятләрнең кешеләр белән идарә итү җиңелрәк булсын дип махсус аракы бәясен төшерә дигәнгә килгәндә, мин бу алдан шулай уйланган дип өздереп әйтә алмыйм, ә шикләнә генә алам", ди Ясәвиев.

XS
SM
MD
LG