Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Проблема – яңа мөмкинлек дигән сүз"


Ширкәтләр һәм аерым кешеләр өчен кризис вакытында тренинглар оештыручы Гүзәл Хисмәтуллинадан өч киңәш.

Интернет Русиядә 2015 елда булачак кризис, эштә кыскартулар турындагы фаразлар белән тулган чакта Казанда проблемалардан яңа мөмкинлекләр таба белергә өйрәтәләр. Төрле зур һәм кечкенә ширкәтләр, шулай ук аерым кешеләр өчен тренинглар оештыручы TeamSoft бизнес мәктәбе җитәкчесе Гүзәл Хисмәтуллина Азатлык укучыларына бу бәйрәм көннәрендә үз киңәшләрен бирде.

1. Кризисның (Гүзәл ханым үзе бу сүзне яратмый – ред.) кайчан бетәчәген белмибез. Үзгәрешләр көтмәгез. Алдагы бер айга үзегез өчен план төзегез, шуннан артыгы кирәкми. Эш урыннарында кыскартулар булырга мөмкин. Кыскарту сезгә яныймы? Әгәр дә яный дип саныйсыз икән – үзегезнең сәләтле якларыгызны кәгазьгә языгыз. Бәлки җитәкчегез аларның кайберләре турында белмидер? Үзегезнең көчле якларыгызны барлагыз.

2. Соңгы елларда кемнәр белән таныштыгыз? Алар белән аралашу сезнең өчен файда (рухи яки матди) китердеме? Үзегез кемгә яхшылык эшләдегез? Шундый исемлек төзеп зыян салган танышлар булса аларны сызып ташлагыз. Файдалы дип санаган танышларыгыз белән күбрәк аралашу ягын карагыз.

3. Вакытлыча эшсез калу – вакыт арту дигән сүз. Ул вакытта яңа һөнәр өйрәнү юлларын тикшерегез. Күп итеп кыскартулар булган җирләргә вакыт узгач яңа кешеләрне алу башланачак. Аларны күрми калмагыз.

Шундый ук тренингларны Мәскәүдә оештыручы белгеч Алена Владимирская түбәндәге тармакларга кыскартулар булмаячак дип саный:

  • Интернетта, бигрәк тә Көнбатыш ширкәтләре өчен эшләүчеләр арасында (мәгълүмати технология – IT түгел)
  • Арзан тауар сатучы кибетләрдә
  • Ширкәтләр һәм аерым шәхесләрдән бурычларын җыючы идарәләрдә (коллекторлар дип аталган бу идарәләргә, киресенчә, эшкә күбрәк кеше алыначак)
  • Русиядәге эчке туризм өлкәсендә
  • Арзанлы күңел ачу үзәкләре – кинотеатр, шугалак, боулингларда

    Белгечләрнең икесе дә Азатлык тыңлаучлырына кризиска сылтап авыр кышкы йокыга талмыйча эшләргә, яңа мөмкинлекләр ачарга, нәтиҗәдә зур уңышларга һәм байлыкка ирешергә теләде.
XS
SM
MD
LG