Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәүдә "халык җыены"нда катнашкан икәү сак астына алынды


Полиция "халык җыены"на чыкканнарны тоткарлый
Полиция "халык җыены"на чыкканнарны тоткарлый

Мәскәүдәге Тверь мәхкәмәсе бертуган Навальныйларны гаепләүгә протест белдерергә "халык җыены"на чыккан ике кешене 15 тәүлеккә сак астына алу карары чыгарды. Мәхкәмә Михаил Кригер һәм Роман Немучинскийны полиция хезмәткәренең кагылсыз булуы турындагы маддәне бозуда гаепләде.

Мәхкәмә карары белән оппозиция җитәкчеләренең берсе Алексей Навальный һәм аның туганы Олегка "Ив Роше" ширкәтендәге урлашулар нигезендә хөкем карары чыгарылды.

Алексей Навальный 500 мең сум штраф һәм өч ел ярымга шартлы рәвештә хөкем ителде. Аның туганы Олег Навальный шундый ук штраф һәм өч ел ярым төрмәгә хөкем ителде.

Бертуган Навальныйлар гаепле булуларын кире кага. Сишәмбе Русиядәге берничә шәһәрдә, шул исәптән, Мәскәү, Петербур, Сарытау, Самар, Томски, Воронежда "халык җыеннары" үтте. Анда Навальныйларга мәхкәмә карары тикшерелде. Мәскәүдә хакимиятләр белән килешенмәгән чарага, активистлар белдерүенчә, биш меңгә якын кеше килде. Полиция мең ярым кеше булды дип белдерә. Полиция 250ләп кешене тоткарлады, чарада катнашучыларны куып таратты.

XS
SM
MD
LG