Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кырымлылар икенче югары белем алырга Казанга китте


3 гыйнварда Акмәчәтнең һава аланыннан 45 кырымлы Казанга юл тотты. Алар Татарстанның икътисад, идарә һәм хокук институтында читтән торып икенче югары белем алачак. Казанга баручыларны Кырым дәүләт шурасының рәис урынбасары Ремзи Ильясов, Татарстанның Кырымдагы вәкаләтле вәкиле Илмир Тимергалиев озаттылар.

Укырга барганнарның күбесе Кырымның муниципаль, җөмһүрият органнары вәкилләре, алар арасында Алушта, Бакчасарай, Акмәчет һәм башка шәһәрләрдән кырымтатарлар шактый. 9 октябрьдә Акмәчеттә алар кабул итү тестларын узган иде.

Институттан тыш укыту вакытында кырымлылар өчен Татарстан министрлыкларында, муниципаль берәмлекләрдә, дәүләт органнарында очрашулар, андагы тәҗрибә белән уртаклашу каралган. Өч ел дәвам итәчәк укуга Татарстан бюджетыннан бер студентка 25 мең сум аерыла, Казанда аларны тулай торак белән тәмин итәләр, сессиягә килгән студентлар юл чыгымнарын үзләрә каплый.

Бу проектны институт Татарстан хөкүмәте белән берләктә башкара. Әгәр дә програм уңышлы булса, ул озайтыла ала. Шулай итеп Русия кануннары нигезендә Кырымның дәүләт органнарында эшләү өчен билгеле дәрәҗәдә кадрларны әзерләүне Татарстан үз өстенә ала. Икенче югары белем алырга Казанга барган 45 кырымлы өчен беренче сессия инде башланды.

Казандагы икътисад, идарә һәм хокук институты 1994 елда оешкан. Аның Чаллы, Түбән Кама, Яшел Үзән, Чистай, Бөгелмә, Әлмәт, Яңа Чабаксар шәһәрләрендә филиаллары эшләп килә.

XS
SM
MD
LG