Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанда яңа ел яллары имин уза


Уфаның Ленин мәйданындагы тамаша
Уфаның Ленин мәйданындагы тамаша

Яңа ел төнендә Башкортстанда 29 бала туган. Шуларның унтугызы – малайлар, уны – кызлар. Яңа ел төнендә дә, бәйрәм көннәрендә дә хәвеф-хәтәрләр булмаган.

Яңа ел котлавын Башкортстан җитәкчесе Рөстәм Хәмитовтан башка элекке президент Мортаза Рәхимов, җәмәгатьчелек оешмаларыннан бары тик башкорт яшьләренең “Күк бүре” оешмасы гына җиткерде. Мортаза Рәхимов котлавында узган ел “Урал” фонды аша биш миллиард ярым сумлык хәйрия ярдәме күрсәтелүен дә телгә алды. “Күк бүре”ләр котлавында һәр башкорт гаиләсенә өч һәм аннан да күбрәк бала табуларын, “һәр башкорт халкыбызның мәнфәгатьләре өчен эшләсен” дигән теләкләр белдерелгән. Ике дистәгә якын татар оешмасының берсе дә милләттәшләрен котлап мәшәкатьләнеп тормады.

“Башкортстан” сәүдә үзәге каршындагы мәйдан
“Башкортстан” сәүдә үзәге каршындагы мәйдан

Башкортстанда барлык Русиядәге кебек үк агымдагы ел Әдәбият елы дип игълан ителде. Республика җитәкчесе Рөстәм Хәмитов әлеге максаттан 100 миллион сум акча бүленәчәген ышандырды. Ул грантлар китап нәшер итүгә, язучыларга, китапханәләргә, шулай ук “гадәти булмаган мәдәни чараларга” бүленәчәген әйтте. Аның сүзләренчә, республикада Русия күләмендә яңгыраш алырлык киң колачлы чаралар уздыру җитми.

Агымдагы елда Уфада ШОС һәм БРИКС саммиты узачак. Ул 8-10 июль көннәрендә үтәчәк. Барлыгы 13 ил башлыгы килер дип көтелә. Бу уңайдан уфалыларны уңайсызлыклар да көтә. Башкортстан башлыгы уңайсызлыклар булмасын өчен студентларның бер атнага ялга җибәреләчәкләрен әйтеп, халыкка да шул көннәрдә еллык ялларының бер атнасын алып шәһәрдән читкә китәргә киңәш бирде. Ул бу хакта узган ел ахырында журналистлар белән очрашуда белдергән иде.

Конгресс-холл янындагы боз таучыгы
Конгресс-холл янындагы боз таучыгы

Яңа ел бәйрәмнәре көннәрендә мәйданнарда бәйрәм чаралары гөрли. Иң зур чаралар Уфа мэриясе каршындагы Ленин мәйданы һәм Салават Юлаев мәйданнарында бара. Шулай ук башкаланың һәр районында, зур сәүдә үзәкләре мәйданнарында боз калачыклары эшли.

Театрлар балалар өчен тамашалар күрсәтә. Мәҗит Гафури исемендәге башкорт академия драма театры “Итек кигән мәче”, Уфа “Нур” татар театры “Насретдинның алтын ишәге” исемле тамашалар күрсәтә. Шуны да әйтергә кирәк, бу татар театрының балалар өчен туган телдә тәүге тамашалар оештыруы. Моңа кадәр алар урыс тамашалары күрсәтә иде. Дөрес, театр залында узган чыршы бәйрәме урыс телендә үтә. Моны “Нур” җитәкчелеге күбрәк тамашачы җәлеп итү максатыннан дип аңлата.

XS
SM
MD
LG