Accessibility links

Париж көньягында атышта бер полиция вәкиле һәлак булган


Бүген Париж көньягындагы атышларда хатын-кыз полиция вәкиле һәлак булган һәм тагын бер кеше яраланган. Бу хакта полициядә хәбәр иттеләр.

ITELE телеканалы мәгълүматларына караганда, җирдә ике полиция хезмәткәре ятканы күренгән. Әлегә кадәр бу атышныңCharlie Hebdo журналына һөҗүм белән бәйле булу-булмавы билгеле түгел. Полиция чыганаклары France-Pressка сөйләвенчә, иминлек хезмәте вәкиленә коралланган һәм бронежилет кигән ир кеше ут ачкан.

Эчке эшләр министры Бернар Газнев ашыгыч рәвештә әлеге хәл килеп чыккан Порт де Шатийон районына юл алган. Аның сүзләренчә, һөҗүм итүче качкан.

XS
SM
MD
LG