Франциядә полиция Charlie Hebdoга һөҗүм итүдә шикләнелгән бертуган Куашиларны тоту чарасын дәвам итә. Полиция алар бер кешене тотык итеп алган булырга мөмкин дип саный. Чара Париждан төньяк-көнчыгышка таба Даммартэн-ан-Гёль районында бара.
Ерак түгел урнашкан Шарль Де Голь һава аланында очышлар туктатылган. Якындагы мәктәпләр ябылган.
Атышларда корбаннар һәм яраланучылар бар дигән мәгълүмат кире кагылды.