Accessibility links

Кайнар хәбәр

Европа мәхкәмәсе Олег Навальный шикаятен тикшерүгә кабул иткән


Европада кеше хокуклары мәхкәмәсе «Ив Роше» эше нигезендә хөкем ителгән Олег Навальный эшен тикшерүгә кабул иткән һәм өстенлекле дәрәҗә биргән. Документның копиясе аның абыйсы оппозиционер Алексей Навальный битендә урнаштырылган.

30 декабрь көнне "Ив Роше" ширкәтендәге урлашулар нигезендә Алексей Навальный 500 мең сум штраф һәм өч ел ярымга шартлы рәвештә хөкем ителде. Аның туганы Олег Навальный шундый ук штраф һәм өч ел ярым төрмәгә хөкем ителде.

39нчы маддәне (кичекмәстән азат итү) маддәсен Европа мәхкәмәсе кулланмаска булган, чөнки ул күбрәк җәзалаулар, үтерүләр мөмкинлеге булганда кулланыла, диелә хәбәрдә.

XS
SM
MD
LG