Accessibility links

Кайнар хәбәр

Франциядәге җыеннарга 3,7 миллионлап кеше чыккан


Парижда Бердәмлек маршына миллионлаган кеше җыелды
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:17 0:00

Париж үзәгендә үткән Бердәмлек маршына узган атнадагы террор һөҗүмнәре корбаннарын искә алу өчен якшәмбе көнне миллион ярымлап кеше, шул исәптән кырыклап ил җитәкчесе җыелды.

Франциянең Charlie Hebdo сатирик журналына террор һөҗүмендә һәм аннан соң булган берничә канлы һөҗүмдә һәлак булганнарны искә алу чарасында Франция президенты Франсуа Олланд бу җыен шәһәрне дөнья башкаласына әверелдерде диде.

Франция премьер-министры Мануэль Вальс "Бу марш ирек һәм толерантлык яратуын белдергән француз халкының көчен һәм абруен күрсәтергә тиеш, дип белдерде.

Франция эчке эшләр министрлыгы белдерүенчә, илнең күп кенә урыннарында узган мондый җыеннарда барлыгы 3,7 миллионлап кеше катнашкан. Моңарчы әле беркайчан да Франциядә шул кадәр күп кешенең бердәм чарага чыкканы булмаган.

Министрлык Париждагы җыенга күпме кеше килгәнлеген санау мөмкин түгел, әмма 1,2-1,6 миллионлап кеше катнашкан дип исәплибез, ди.
Парижда узган җыенга бу һөҗүмнәрдә үтерелгән 17 кешенең туганнары да килде.

Парижданы җыенда төрле илләрнең җитәкчеләре
Парижданы җыенда төрле илләрнең җитәкчеләре

Маршка Франция президенты Олланд, Германия канцлеры Ангела Меркель, Британия премьеры Дэвид Кэмерон, Италия премьеры Маттео Ренци да кушылды. Шулай ук Үрдүн патшасы Габдулла, Израил һәм төркия премьерлары, фәлестин җитәкчесе Мәхмүт Габбас та килде. Русия Бердәмлек маршына тышкы эшләр министры Сергей Лавровны җибәрде. АКШ исеменнән баш прокурор Эрик Һолдер катнашты.

БМОдан генераль-секретарь Пан Ги Мун, НАТОдан генераль-секретарь Йенс Столтенберг, шулай ук Европа берлегеннән президент Дональд Туск, Европа комиссиясе президенты Жан-Клод Юнкер, Европа парламенты президенты Мартин Шульц та килде.

Дөнья җитәкчеләре Парижга террор корбаннарын искә алырга җыелды
please wait

No media source currently available

0:00 0:00:57 0:00

Парижда узган чарага иминлек саклау өчен биш ярым мең полиция хезмәткәре һәм хәрбиләр дә чыгарылган.

Франциянең үтә уң Халык фронты Париждагы чарага катнаштырылмау сәбәпле үзенең террорга каршы аерым җыенын уздырды.

Якшәмбе көнне Европаның төрле шәһәрләрендә Франциягә теләктәшлек җыеннарында да дистәләрчә мең кеше катнашты.

Бельгия башкаласы Брюссельдә 20 меңләп кеше катнашкан җыенда "Нәфрәткә каршы берләшкәннәр" һәм "Сүз иреге" дигән шигарләр күтәрелде.

Берлинда узган җыенга 18 мең, Венада 12 меңләп кеше җыелган.
Мәскәүнең Горький паркында сүзсез җыенга берничә йөз кеше генә килде, аларның да күпчелеге французлар иде.

XS
SM
MD
LG