Accessibility links

Кайнар хәбәр

Mexx кием челтәре Русиядәге кибетләрен яба


Нидерланд ширкәте Mexx Русиядә табыш китермәгән кибетләрен яба башлый. Бу хакта журналистларга Русиядә Fashion Consulting Group исемле аналитика һәм консалтинг идарәсе коммерция җитәкчесе Ануш Гаспарян белдерде.

Меxx уртача бәягә модага яраклы кием сатучы иң зур челтәрләрнең берсе. Ширкәт дизайнерлары ирләр, хатын-кызлар һәм балалар өчен елына дистәгә яңа якын коллекция әзерләп чыгара. Шулай ук Меxx исле май, аяк киеме, кул сәгате һәм башка көндәлек бизәнү әйберләре чыгара. Русиядә аның беренче кибете 1997 елда ачылды. Казан һәм Уфада челтәрнең икешәр кибете бар.

XS
SM
MD
LG