Accessibility links

Казанда Кашаповны яклап ялгыз пикет узды


Наил Нәбиуллин янына полиция вәкиле килеп фотога төшергән, максатларын сораштырган
Наил Нәбиуллин янына полиция вәкиле килеп фотога төшергән, максатларын сораштырган

"Азатлык" татар яшьләре берлеге рәисе Наил Нәбиуллин Рәфис Кашаповка теләктәшлек белдереп ялгыз пикетка чыккан.

"Азатлык" татар яшьләре берлеге рәисе Наил Нәбиуллин дүшәмбедә Татарстанның хөкүмәт йорты каршында ялгыз пикетка чыккан.

"Тикшерү изоляторында тотылучы татар милли хәрәкәт лидеры, иң актив кешеләрнең берсе Рәфис Кашаповка теләктәшлек белдереп ялгыз пикетка чыктым. Пикетка ике плакат алып чыктым - аның берсе татарча, берсе урысча. "Рәфис Кашаповны азат итегез!" дигән шигар язылган плакатларны чиратлап тотып тордым.

Канунсыз рәвештә тоткарланган Рәфис Кашаповка теләктәшлек белдерү кирәк дип саныйм. Бүген озын яллардан соң беренче эш көнендә шул пикетка чыгарга уйладым. Бәйрәмнән соң беренче эш көне булгач, җыелышлар булачак дип фаразлап, вакытны нәкъ шул утырышлар тәмамланган вакытка туры китерергә тырыштым. Чыннан да хөкүмәт йортына килүчеләр дә, чыгып матур-матур машиналарга утырып китүче түрәләр шактый булды. Күрүчеләр булгандыр дип уйлыйм.

Пикет вакытында полиция вәкиле килеп фотога төшерде, пикетның максатлары турында сорашты. Хөкүмәт йортыннан да ниндидер түрәләр чыгып фотоларга төшерде. Пикет бер сәгать барды.

Кашапов белән туган хәлне без болай гына калдырмаячакбыз һәм аны азат ителүен таләп итәчәкбез. Иншалла моңа да ирешербез дип уйлыйм һәм шуңа пикетка чыгарга булдым.

Алга да таба зуррак пикетлар уздыру нияте дә бар. Рәфис Кашаповны яклап Казанда да күп кеше катнашындагы пикетлар үтәр дип уйлыйм”, диде ул.

Билгеле булганча, 3 гыйнварда Чаллы һәм Алабуга татар милли хәрәкәте вәкилләре Кашаповны азат итүне таләп итеп Җиңү паркының халык аз йөри торган бер почмагында пикет уздырган иде.

Рәфис Кашапов декабрь азагында Төркиядән сәфәрдән кайткач кулга алынды. Аңа җинаять кодексының 282нче маддә (милләт, раса, дингә карап кешеләргә карата нәфрәт тарату һәм кешелек абруен түбәнсетү) нигезендә гаепләү белдерелгән. Аерым алганда Кашапов социаль челтәрләрдә нәфрәт тудыру материаллары куйган дигән нәтиҗә чыгарылган.

Кашаповның туганнарына тикшерүче әйтүенчә, аның язмаларын экспертиза караган һәм бу эш инде җәй көнне үк башланган булган. Бары декабрьдә төгәлләнгән. Нәтиҗәдә экстремизмда шикләнелгән Кашапов ике айга тикшерү изоляторына ябылган.

XS
SM
MD
LG