Accessibility links

Кайнар хәбәр

Удмурт филологиясе факультетының язмышы кыл очында


Удмурт филологиясе факультеты студентлары китапханәдә чарада
Удмурт филологиясе факультеты студентлары китапханәдә чарада

Удмурт дәүләт университетында удмурт филологиясе факультетын журналистика факультеты белән берләштерергә җыеналар. Факультет деканы Наталья Кондратьева фикеренчә, Русиядә милли мәгариф кыенлыкларга дучар.

Эстония президенты Тоомас Һендрик Илвес илнең Обинитса (Obinitsa) авылын 2015 елда дөньядагы бөтен фин-угыр халыкларының мәдәни башкаласы итеп игълан итү тантансында Русия хакимиятләрен фин-угыр халыкларын ассимиляцияләүдә гаепләде.

Удмурт дәүләт университетының удмурт филологиясе факультеты деканы Наталья Кондратьева соңгы елларда Русиядә милләтләргә карата тискәре сәясәт барганлыгын әйтә. Удмурт филологиясе факультетында мөмкин үзгәрешләр һәм Русия хөкүмәтенең югары уку йортларына куйган таләбе моңа ачык мисаллар. Университетта 2014 елның июненнән бирле удмурт филологиясен журналистика белән кушачаклар дигән сүзләр йөри һәм моның өчен кайбер эшләр дә башланган инде. Махсус төркем кушу мөмкинлекләрен тикшерә. Әгәр үзгәрешләр була калса, киләчәктә монда Удмурт филологиясе, фин-угырларны өйрәнү һәм журналистика институты эшләп китәргә мөмкин. Кондратьева фикеренчә, бу хәл удмурт телен тирәнтен фәнни өйрәнүгә кыенлыклар тудырачак.

Наталья Кондратьева
Наталья Кондратьева

"Безнең факультет студентлары удмурт филологиясе, милли мәдәният белән шөгыльләнүчеләр, бу – киләчәк үсеш өчен этәргеч бирә. Аерым бер удмурт филологиясе факультеты булу галимнәргә фәнни эзләнүләргә күбрәк мөмкинлекләр ача иде", ди Кондратьева.

Университет җитәкчелеге февраль аенда кушу-кушмау карары чыгарырга тиеш. Удмурт филологиясе факультетын бетерергә җыену иҗтимагый оешмаларны борчуга салган. Удмуртларның "Удмурт кенеш" ассоциациясе, "Дэмэн" удмурт мәдәни оешмасы һәм башка иҗтимагый оешмалар, шулай ук фин-угыр халыкларның оешмалары да бу яңалыкка каршы. Алар Русия һәм Удмуртия мәгариф министрларына хатлар язган. Декан сүзләренчә, бу иҗтимагый оешмалар Удмуртиядә удмуртларның телләре һәм мәдәниятләре белән профессиональ яктан шөгыльләнә торган факультет булырга тиеш дигән таләп куйган.

1990 елларда журналистика факультеты удмурт филологиясе факультетыннан аерылып чыга. Ул вакытларда журналистика бүлегендә удмурт һәм рус төркемнәре тигез булган. "Соңгы 7-8 ел эчендә бер төркем туплана һәм анда укучыларның бары тик ике-өчләбе генә удмуртча сөйләшә", ди Кондратьева. Удмурт филологиясен журналистика белән кушкан вакытта милли тел үсеше өчен дә файдага булмаячагын әйтә ул.

Бүген удмурт филологиясе факультетында удмурт филологлары һәм мәктәпләр өчен педагоглар әзерләнә. Төрле төркемнәр бар, бер төркем удмурт теле һәм инглиз теле белгечлеген үзләштерсә, икенче төркем удмурт һәм маҗар телен өйрәнә.

Казан университетында галимнәр һәм җәмәгатьчелек каршы булуга кармастан, татар филологиясе факультетын пеагогия белгечлеге белән куштылар һә бу хәл телне, әдәбиятне фәнни өйрәнүгә, галимнәр әзерләүгә тискәре йогынты ясады.

Кондратьева сүзләренчә, Русиядә удмуртлардан кала башка фин-угыр халыкларының телләрен тирәннән өйрәнү дә нәкъ шундый язмышка дучар булган. "Фин-угыр халыклары арасында безнең факультет –автоном дәрәҗәсе булган соңгы белем учагы. Комилар да, марилар да, кареллар да үзгәрешләргә дучар булды. Мин үзем алай да киләчәккә өмет белән карыйм. Яңа структура барлыкка килгәндә деканның йә булмаса институт директорының теләгеннән дә күп нәрсә тора. Әгәр ул теләсә, моңа кадәр булганга тимичә, милли филологияне үстерергә, йә булмаса ике-өч ел эчендә милли телләрне өйрәнүне бөтенләй юкка да чыгарырга мөмкин", ди Кондратьева.

Удмурт филологиясе факультеты студентлары
Удмурт филологиясе факультеты студентлары

Аның сүзләренчә, Удмурт университеты җитәкчелеге соңгы вакытта факультетка җылы мөнәсәбәт күрсәтә башлаган булган. "Соңгы биш ел эчендә безнең бюджет урыннар гел кимеп килде һәм 25кә генә калган иде, ә быел яңа педагогия белгечлеге ачкач, өстәмә тагын 15 студент кабул иттек. Киләсе елга бездә укучыларны тагын 16%ка арттырырга уйлаган идек. Университет җитәкчелеге безгә шулай ук читән торып укып магистр белгечлеге алу мөмкинлеген дә тудырды. Әмма бу соңгы үзгәрешләр, безне башкалар белән кушарга омтылу – ул илкүләм мәгарифтәге үзгәрешләр белән бәйле", ди Кондратьева.

Галимә Русиядә югары уку йортларының эффективлыгын билгеләүче шартларның (критерийларның) милли үзенчәлекләрне санга сукмавын да билгеләп үтә.

"Бу күрсәткечләргә карасак, алар милли югары уку йортларына зыянга гына. Иң беренче критерий – ул югары уку йортына акча җәлеп итү. Ә милли мәгарифкә килгәндә, һәркемгә дә билгеле, акча эшләп булмый. Икенче кретерий – ул чит илләрдән килеп укучыларның саны. Безнең милли телләр бик үзенчәлекле, әгәр икътисад һәм юрист белгечлегенә читтән дә чакырып укытып булса, без аз санлы халыкларның телләрен өйрәнергә ничек чакыра алабыз? Өстән төшкән бу күрсәткечләр милли мәгарифкә каршы булып чыга", ди Кондратьева. Ул әлеге исемлеккә Бердәм дәүләт имтиханнарын бары тик рус телендә генә бирүне дә өсти.

Русиянең яңа мәгариф кануны да, милли сәясәт стратегиясе дә илдәге милләтләрнең киләчәге, аларның үсеше өчен киртә сала торган документлар булып чыкты, милли телләрне укытуны кыл өстенә куйды. "Чыннан да, мәгарифтә дә бик күп проблемнар бар, шуңа күрә милли мәгариф яхшы үсә алмый", ди Кондратьева. Бу исә аз санлы халыкларны, шул исәптән фин-угыр гаиләсендәге удмуртларның да ассимиляцияләнүенә юл ача.

XS
SM
MD
LG