Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәүнең Тәүбә тавы мәчетенә мәсхәрәле сүзләр язганнар


Мәчет бинасына төрле мәсхәрәле сүзләр язганнар
Мәчет бинасына төрле мәсхәрәле сүзләр язганнар

Дүшәмбегә каршы төндә Мәскәүнең Тәүбә тавы мәчете бинасына билгесез кешеләр төрле мәсхәрәле рәсемнәр ясап киткән. Моны мөселманнар Франциядәге хәлләр белән бәйли.

Мәскәүнең Тәүбә тавы мәчетенә иртәнге намазга килүче мөселманнар бинага ясалган төрле рәсемнәргә тап булган. Бөтенрусия милләтара яшьләр берлеге рәисе Азамат Минцаев Азатлыкка әйтүенчә, аның кардәшләре әлеге мәчеткә ясалган рәсемнәрне фотога төшереп алган.

Мәчеттә ясалган рәсемнәрнең берсе
Мәчеттә ясалган рәсемнәрнең берсе

“Алар мәчеткә килгәч аның бинасы тәре билгеләре белән буялганын һәм төрле сүгенү сүзләрен күргән. Миңа моны дусларым шалтыратып әйтте. Анда видеокамералар куелган булган”, диде ул.

Мәскәү имамы Илдар Әләүтдинов бу мәсьәләне куертып торырга теләмәде.

“Мин шуны гына әйтә алам. Моны психик яктан сәламәт булмаган кеше ясаган. Аның исламга, мөселманнарга каршы бернинди дә нәфрәте юк. Бу тотрыксыз булмаган кешенең эше. Белүемчә, аны инде тотканнар”, диде ул.

Имам үзе моны исламга каршы эшләнмәгән дисә дә, мөселманнар моны Франциядәге соңгы вакыйгалар белән бәйли.

XS
SM
MD
LG