Accessibility links

Кайнар хәбәр

Яшел Үзәндә һөҗүмнәргә каршы хәрби көймә төзелә


Русия хәрби диңгез көчләренең "Суздалец" көймәсе
Русия хәрби диңгез көчләренең "Суздалец" көймәсе

Татарстанның Яшел Үзән кораб төзү ширкәтендә "Грачонок" исемле диверсияләргә каршы катер проекты башланды. Бу көймә әлеге төрнең сигезенчесе булачак. Катер бер елда әзер булачак дип хәбәр итә берләшмәнең матбугат хезмәте.

Русия хәрби диңгез базаларын саклау өчен җитештерелгән "Грачонок" катерлары Яшел Үзәндә 2008 елдан бирле төзелә. Аның озынлыгы 31 метр, киңлеге 7.4, тизлеге 23 (узел). Катер биш тәүлек ярга чыкмыйча суда кала ала, сигез кеше сыйдыра.

Русия президенты Владимир Путин 2014 елның 4 декабрендә Федераль җыен алдында еллык юлламасында "без кыйбатлы кораллану артыннан чапмаячакбыз" дигән иде. Әмма "илебезне саклау системын яңа шартларда ныгыту чараларын күрәчәкбез" дип өстәде.

XS
SM
MD
LG