Accessibility links

Кайнар хәбәр

Камчаткада карикатураларны бастырмауны киңәш итәләр


Дөньяда һәлак булган журналистлар белән теләктәшлек чаралары үтә. Канада.
Дөньяда һәлак булган журналистлар белән теләктәшлек чаралары үтә. Канада.

Роскомнадзорның Камчатка идарәсе җирле мәгълүмат чараларына дин әһелләренә карикатуралар бастырмаска, 7 гыйнвар Парижда булган һөҗүмнәрне аклаган мәкәләләргә сылтамалар бирмәскә дигән кисәтү җибәрде. Соңрак оешманың төбәктәге вәкиле Мария Сметанкина, бу хатны кисәтү дип түгел, ә Роскомнадзорның Франциядәге хәлләргә позициясе дип аңларга кирәк дигән белдерү ясады.

7 гыйнвар иртән Париждагы Шарли Эбдо сатира журналы редакциясенә битлек кигән кешеләр бәреп кереп 12 кешене, шул санда баш мөхаррир һәм танылган рәссамнарны атып үтерде. Якшәмбе көнне Парижда сүз иреген яклап дүрт миллионлап кеше катнашында урам җыены узды. Анда 40лап илдән килгән дәүләт җитәкчеләре, гади халык катнашты.

Дрездендагы PEGIDA (Patriotische Europäer gegen die Islamisierung des Abendlandes, ягъни "Көнбатышны исламлаштыруга каршы патриотик европалылар") дип аталган хәрәкәтнең атнасына бер үтә торган урам җыеннары Парижда "Шарли Эбдо" журналына булган һөҗүмнән соң дистәләгән мең кешене җәлеп итте. Аларның карашлары белән риза булмаучылар үз чарасын уздырды.

Бүген Парижда һөҗүмнәрдә һәлак булган өч полиция хезмәткәрен җирләделәр.

XS
SM
MD
LG