Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мөфти президент белән радикализм турында сөйләште


Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов республика мөфтие Камил Сәмигуллин белән очрашты.
Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов республика мөфтие Камил Сәмигуллин белән очрашты.

Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов республика мөфтие Камил Сәмигуллин белән очрашты. Сөләшүдә 2015 елга максатлар билгеләнде.

14 гыйнварда Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов республика мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин белән очрашты. Анда каралган мәсьәләләр хакында очрашуда катнашкан Русия ислам университеты ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин белән сөйләштек.

Рәфыйк әфәнде, очрашуда нәрсәләр хакында сүз барды?

– Очрашу күбрәк 2014 ел тәмамлану һәм 2015 ел алдында торган проблемнарга багышланды һәм анда диния нәзарәте нинди эшләр эшләгән һәм быел нинди мәсьәләләрне хәл итәргә тиеш дигән темага тукталдылар.

Мөфти хәзрәт диния нәзарәтенең эшчәнлеге хакында сөйләде. Төп юнәлешләр буларак шул ук мәгариф системы, "Хозур" нәшрияты эшчәнлеге, аннары социаль өлкәдәге гамәлләр, дини бәйрәмнәр турында сүз булды.

Әлбәттә, президент дини мәгариф системының торышы белән дә кызыксынды, чөнки хәзер экстремизм, радикальләшүгә каршы көрәштә белем бирү системының роле бик зур. Шул уңайдан ислам университеты, мәдрәсәләр проблемалары хакында да сөйләштек.

Авылда дин әһелләре өчен социаль яклау проблемы хәл ителмәгән

Президент абитуриентлар җыю проблемына да тукталды. Без район хакимиятләре белән ул проблемга игътибар итәргә кирәклекне әйттек, чөнки бүгенге көндә мәдрәсәләрдә, университетларда кадрлар әзерлибез, әмма ләкин аларның күбесе авылга барып та җитә алмый. Ник дигәндә, авылда дин әһелләре өчен социаль яклау проблемы хәл ителмәгән. Анда мәчетләрдә эш хакы һәм башка мәсьәләләрне хәл итү мөмкинлеге бик аз. Шуңа күрә районнарның үзләреннән кадрлар җибәреп алар кире кайтса, ул проблем хәл ителер иде һәм бу хакта да сүз булды.

Гомумән, 2014 ел Татарстанда диния нәзарәте өчен тыныч булды. Президент тагын бер мәртәбә бөтен мөселманнар белән дә эшләргә һәм уртак тел табарга кирәк дип кабатлап әйтте.

Диния нәзарәтенең беренче бурычы ул традицион дини кыйммәтләрне хәнәфи мәзһәбен тарату, әмма шул ук вакытта бүгенге көндә төрле юнәлештәге яшьләр һәм алар белән дә эшләү юлларын эзләргә кирәк. Аларны читләштерсәң, кайда да булса китеп авторитет эзләячәкләр дигән фикер яңгырады һәм бу, шулай ук, диния нәзарәте өчен 2015 елга үзенә күрә бер максат булып тора.

Диния нәзарәте эшне мәчетләрдә генә алып барырга тиеш түгел, чөнки социологик тикшеренүләр нигезендә, үзен мөселман дип санаганнарның 50 проценты гына мәчеткә йөри. Мәчеттән тыш яшьләр дә күп. Шуңа яшьләр белән эшләүне киңәйтергә кирәк. Социаль хезмәт күрсәтү дә ислам диненең чын йөзен ачу өчен бик мөһим. Очрашуда нигездә шул хакта сүз булды.

Татарстандагы кайбер мөселманнарның ни өчен радикальләшүе турында сүз булмадымы?

– Радикальләшү бүгенге көндә бөтен дөньяга хас, аның тамырлары бик тирән, чөнки без бүген дөньяда ике цивилизациянең капма-каршы торуы барлыгын күреп торабыз һәм ул капма-каршы көрәштә Европа кыйммәтләре өстенлек итә. Шул ук Лүбнән, Гыйрак, Сүрия мисалында Европа мөселман илләрендә үз кыйммәтләрен тагарга тырыша. Тага алмаса, инде ул дәүләтләр таркала, анда ватандашлар сугышы башлана. Әлбәттә, ул бит радикальләшүнең бер сәбәбе булып тора, чөнки мөселманнар үз илләрендә тыныч кына яшәп, үз традицияләрен тормышка ашырып, икътисадларын үстерә алмагач, һичшиксез, башкаларга, шул ук Америкага, Европага каршы нәфрәтләре арта һәм бу радикальләшүнең бик мөһим бер факторы булып тора.

Рәфыйк Мөхәммәтшин
Рәфыйк Мөхәммәтшин

Глобальләшү чорында яшәгәнлектән, бу радикальләшү бик тиз тарала. Интернет аша да элемтә мөмкинлекләре бик зур һәм бөтен дөньяда бу радикальләшү бара һәм Татарстан моннан берничек тә читтә кала алмый, чөнки чикләрне бикләү мөмкин түгел. Интернетта утырып кына да кайбер яшьләр күп проблемнарын хәл итә. Алар йә үзләренә остаз таба, йә алар хезмәтләр укыйлар, танышалар, язышалар һәм башкалар. Шуңа күрә, радикальләшү проблемы хәзер, кызганыч ки, ислам үсешенең төп юнәлешләренең берсе булып тора. Радикальләшү бөтен дөньяда бара.

– Президент диния нәзарәтенә республикадагы бөтен мөселманнар белән эшләү бурычын куйды, дидегез. Бөтен мөселманнар дигәндә нәрсә истә тотыла?

– Татарстанда бит диния нәзарәте һәм аның 1500 мәчете, мәхәлләләре бар. Ягъни диния нәзарәтенең эшчәнлеге ул мәчетләрдәге имамнар һәм мәчеткә җыелган мәхәллә халкы белән генә эшләү түгел, әйткәнемчә, шул ул интернетта утырган яшьләр бар һәм мәчеткә гомумән йөрмәгән яшьләрне дә истә тотарга кирәк.

Аларның барысы да диния нәзарәтенең күз алдында булырга тиеш, чөнки бүген кайберәүләр дин белән кызыксына башлый, иртәгә инде радикал төркемгә кереп китә. Ә менә диния нәзарәте үзенең эшчәнлегендә, гомумән, Татарстанда яшәгән бөтен мөселманнар белән кызыксынып, аларның мәнфәгатьләрен өйрәнеп эшләргә тиеш дигән формада әйтелде.

– Кулга алынган Чистай мөселманнары турында сүз булмадымы?

– Юк. Татарстан төбәкләрендәге конкрет проблемнар каралмады. Шул 2015 елга стратегия турында сүз барды. Диния нәзарәте ул төрле карашлы мөселман яшьләре белән эшләргә тырыша. Мисал өчен, шул ук чит илдә укып кайткан яшьләр булсын.

– Чит илдә белем алган яшьләр күпме?

– Дөресен генә әйткәндә статистика юк. Ул беркайчан да булмаган, чөнки чит илгә чыгып китүнең төрле юллары булган. Хәзер ул юллар инде бик кысылды дип әйтергә мөмкин. Уку йортларының да кайберләре дини оешма юллама бирмичә кабул итми. Әмма чит илгә чыгып укучылар саны 2000нче еллардан нык кимеде.

Мөфтият мәчеткә йөрмәгән мөселманнарны да истә тотарга тиеш

Шул ук узган ел мөфти Камил хәзрәт Согуд Гарәбстанына баргач та алар белән очрашып кайткан иде. Без дә кемнәр укый икән дип кызыксынып мониторинг уздырабыз. Бу яхшы укыганнарны укытучы итеп үзебезгә кайтару өчен эшләнә. Мисырда да әзерлекле татар егетләре бик сирәк күренә башлады. Биш-алты ел элек барганда бер зур мәҗлес җыярлык яшьләр бар иде. Хәзер "Әл-Әзһәрдә" укучыларның да саннары кими һәм башка чит илләрдә дә ул тенденция бар.

Аннары хәзер бит Русинең үзендә уку мөмкинлеге бар. Без ишекләрне бикләп тотмыйбыз. Русия ислам университетын бетергәч Мәгърибкә (Мароккога), Индонезиягә, Малайзиягә, Төркиягә укырга бару мөмкинлеге бар.

Яшьләр һәм ата-аналар да чит илгә качып чыгарга һәм укырга мөмкинлекне, әмма кайткач аларга мөнәсәбәт тискәре булачакны белә. Эш табу да читен булачак. Бу бит аларны яратмаудан гына түгел, алар татарлар һәм Русиядәге башка мөселманнар традицияләрен белмичә тәрбияләнә һәм адаптация кирәк булачак. Шуңа күрә нинди генә белемле булсалар да, аларны эшкә алырга ашкынып торган оешма юк.

Диния нәзарәтләре дә, шулай ук белем бирү өчен без дә алырга ашкынып тормыйбыз, чөнки, барыбер, алар белән берәр проблем чыга, яисә алар мөселманнарның тарихын белми, яисә алар дини яктан дөрес тәрбияләнмәгәннәр булып чыга. Шуңа без беренчел дини белемне Русиядә алырга кирәк, аннары инде башка җирдә дәвам итәргә мөмкин дип тәкъдим итәбез һәм хөкүмәт тә моны аңлый.

Беренче дини белемне үзебездә алырга тиешләр

Аннары инде хәтта стипендиягә укырга югары уку йортларын табып бирәбез. Менә килешү төзеп Мәгърибның Әл-Әзһәрдән дә өлкәнрәк булган иң зур Каравин дигән универитетына җибәрдек. Анда менә беренче мәртәбә студентлар укый башлады. Шулай ук Индонезиядә, Төркия илләрендә стипендия түләп укыталар. Малайзиядә икътисад өлкәсендә укыйлар. Шуңа күрә бүген яшьләргә чит илдә укып чыгу мөмкинлеге бар, ләкин беренче белемне үзебездә алырга тиешлекне аңлау артты һәм нәтиҗәдә чит илдә укучылар саны кимеде.

– Русиядә хатын-кыз карадан киенсә, пәрәнҗә кисә, инде шунда ук радикал ислам белән бәйлиләр. Чынлыкта мөселманнар төрле булырга мөмкинлекне Татарстан президенты аңлыймы? Ул үзе дә хаҗда булганда моны инде күргәндер.

– Әлбәттә мөселманнар төрле, әмма менә без чит ил традицияләрен алсак, Согуд Гарәбстаны Хәнбәли мәзһәбендә һәм шуңа күрә илдә шушы мәзһәб традицияләре беренче планда, Мәгърибтә Мәлики мәзһәбе... Шуңа, диндә төрлелек ул фетнә – чыгара торган әйбер. Моны да аңларга кирәк.

Мөселманнар әлбәттә һәрбер мәзһәбне таныйлар, әмма диния нәзарәтенең низамнамәсендә Хәнәфи мәзһәбе белән дип язылган икән, ул үзенең имамнарын шушы традицияләр нигезендә эшләүне таләп итәргә тиеш. Әмма моны мөселманнарга көчләп тагу дигән сүз түгел, ләкин бездә нәрсәгә өстенлек бирелүен дөрес билгеләргә кирәк.

Диндә демократия белән уйнау фетнәгә китерә

Безнең ата-бабалар Хәнәфи мәзһәбе белән яшәгәннәр һәм бүгенге көндә әлеге мәзһәб күп милләтләр, төрле диннәр яшәгән җәмгыятьтә иң оптималь мәзһәбләрдән санала. Бу инде гасырлар буе исбат ителгән. Шуңа күрә, яңа модельлар эзлисе юк. Булганнарын кулланып аны алга таба үстерергә кирәк.

Менә элекке һәм хәзерге президентта да үзебезнең традицияләр нигезендә яшьләрне тәрбияләргә тиешбез дигән аңлау бар, әмма ләкин бүгенге көндә башкача караучы мөселманнар күп һәм алар белән дә эшне оештырырга кирәк дигән стратегик мәсьәлә тора. Моны президент та әйтте һәм мөфти дә яхшы аңлый.

Төрлелек ислам динендә бар, дүрт мәзһәб тә бар, әмма "ярар инде, ул –мөселман һәм теләсә-нәрсә эшләсен" дигән әйбер ул, һичшиксез, фетнәгә китереп чыгара һәм, шуңа күрә, кайсы гына мөселман илен алмыйк, алар беренче планга теге яки бу мәзһәбне куя. Башка мәзһәбләрне тыю юк, әмма диния нәзарәтләре үз мәзһәбләренә таянып эшли һәм бездә дә шулай булырга тиеш, чөнки башка модель юк. Әгәр бер иман Хәнбәли мәзһәбеннән, икенчесе Шәфигыйдан яки Мәликидән булса, ул үзара сугышка китерәчәк. Диндә демократия белән уйнау фетнәгә генә китерә.

XS
SM
MD
LG